news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә «Мәхмүт Бөдәйли һәм «Чаян» журналы» виртуаль күргәзмәсе ачылды

«Чаян» — СССРда һәм Россиядә беренчеләрдән булып ачылган сатирик журнал.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, «Чаян» журналына нигез салучыларның берсе Мәхмүт Кәшфелһади улы Бөдәйлинең тууына 125 ел тулуга багышлап, «Мәхмүт Бөдәйли һәм „Чаян“ журналы» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондында Мәхмүт Бөдәйлинең уникаль китаплары, ул корреспондент, редактор һәм оештыручы булган газета-журналлар һәм шулай ук «Чаян» журналы саннары саклана. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китап-журналлар аның тормышы, эшчәнлеге һәм иҗаты, «Чаян» журналының сатира юнәлешендә һәм, гомумән, татар матбугатында тәүге адымнары турында сөйли.

Мәхмүт Бөдәйли — журналист, әдип, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Иҗатының ныгып һәм тамыр җәеп килгән бер чорында ул шәхес культы корбаны була. 25 ел сөргеннәрдә, төрмәләрдә утырып чыкса да, гомере буе коммунистлар партиясенә тугры булып кала.

 «Чаян» журналы редакторларының һәм оештыручыларының иң алгы сафында Мәхмүт Бөдәйли тора. «Чаян» — СССРда һәм Россиядә иң әүвәлге сатирик журналларның берсе. Ул татар демократик сатирасының һәм журналистиканың бай традицияләренә таянып нәшер ителгән.

Бөдәйли «Кызыл Шәрык яшьләре» журналы, «Кызыл Татарстан» газетасы редколлегияләрендә эшли, төрле газета-журналларның баш редакторы булып тора, СССРның төрле төбәкләрендә газета чыгару эшен җитәкли.

Күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләп әзерләнгән; журналистлар, татар журналистикасы һәм матбугаты тарихы белән кызыксынучылар өчен аеруча кызыклы һәм файдалы булыр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100