Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли китапханәдә Лена Шагыйрьҗанга багышланган виртуаль күргәзмә эшли
4 июньдә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Лена Шагыйрьҗанның тууына 75 ел тулды.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсендә «Йөрәктән Кояшка хәтле сузылган шигъри күпер» дип аталган виртуаль күргәзмә ачылды. Ул мәрхүмә шагыйрә Лена Шагыйрьҗанга багышланган. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«2020 елның 4 июнендә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Лена Шагыйрьҗанның тууына 75 ел тулды. Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре „Йөрәктән Кояшка хәтле сузылган шигъри күпер“ исемле виртуаль күргәзмә әзерләде», диелә хәбәрдә.
Оештыручылар шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тирәнрәк белергә теләүчеләр өчен күргәзмә кызыклы һәм файдалы булыр дип ышана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз