news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә Juna инди-төркеменең «Amanat» альбомын тәкъдим итү кичәсе була

Альбомны чыгару өчен акчаның бер өлеше краудфандинг ярдәмендә җыелды.

Милли китапханәдә Juna инди-төркеменең «Amanat» альбомын тәкъдим итү кичәсе була
Рамил Гали

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Juna инди-төркеме «Amanat» альбомына презентация ясый. Әлеге чара 24 һәм 25 октябрь көннәрендә 19:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең залында узачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Альбомның нигезен хәзерге заман татар шагыйрьләре — Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Роберт Әхмәтҗанов, Азат Миргаязов һәм Эльмира Шарифуллина — шигырьләре тәшкил итә. Музыка язуга унлап Казан музыканты өлеш керткән һәм аны «сихри рок, фолк уен кораллары һәм электрон сәмпллар яңгыравы белән тутырды», диелә хәбәрдә.

23 октябрьдә альбом барлык музыкаль платформаларда, цифрлы платформаларда да, физик саклагычларда да чыгарыла. Презентация көнендә тамашачыларга барлык җыр текстлары кергән бүләк дискны истәлеккә алу мөмкинлеге була.

«Әкияти татар теле», «сихри музыка» — журналистлар һәм төркемне сөючеләр Juna иҗатын шулай бәяли. Альбомны чыгару өчен акчаның бер өлеше краудфандинг ярдәмендә җыелды, диелә хәбәрдә.

Төркем КФУ нигезендә барлыкка килгән һәм 2016 елдан башлап чыгыш ясый. Кайбер катнашучыларының КФУның Хор капелласында танышуы төркемнең яңгырашына йогынты ясаган. Juna «Urman» мини-альбомын чыгарды, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Чабаксар, Екатеринбург, Түбән Новгород, Уфа шәһәрләрендә чыгышлар ясады, региональ радио һәм ТВ эфирларында катнашты.

Шулай ук Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында узган махсус концерт кысаларында Дәүләт камера хоры һәм оркестры белән эшләде, театр режиссерлары белән тыгыз уртак эш алып бара. Тинчурин театрының «Карурман» һәм Камал театрының «Сүнгән йолдызлар» спектакльләре өчен музыка язды. 2020 елда Juna төркеме Liet International (Дания) бәйгесенең финалына узды, әмма пандемия сәбәпле бәйгене башка вакытка күчерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100