news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә "Гол! Бөтендөнья футбол тарихы” күргәзмәсе эшли

Биредә футбол темасына багышланган материаллар басылган журналлар һәм газетлар урын алган.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Милли китапханәсендә "Гол! Бөтендөнья футбол тарихы” күргәзмәсе эшли. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Күргәзмә 14 июньнән 15 июльгә кадәр Россия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда узучы Футбол буенча Дөнья чемпионатына багышланган.

Биредә футбол темасына багышланган материаллар басылган журналлар һәм газетлар урын алган. Мәкаләләр аша иң популяр спорт төренең барлыкка килү тарихы, таралу һәм үсеш тенденцияләре турында белергә мөмкин. Аларның күп өлеше Казан спортына багышланган, мәкаләләрдә республикада спортка игътибар бирү, үсеп килүче яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, спорт секцияләре, түгәрәкләре эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелгән.

  • Күргәзмә 10-30 июнь көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә Татарстан Милли китапханәсенең уку залында эшли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100