news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә эшмәкәр һәм язучы Равилә Шәйдуллина белән очрашу була

Кичәдә аның "Үксезләр" әсәренә нигезләнеп төшерелгән нәфис фильмнан өзек күрсәтәчәкләр.

(Казан, 13 май, "Татар-информ"). 15 майда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында эшмкәр һәм язучы Равилә Шәйдуллина белән очрашу булачак. Бу турыда Милли китапханә матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу кичәсендә Равилә Шәйдуллина шигырьләренә язылган җырлар яңгыраячак. Кичәдә аның "Үксезләр" әсәренә нигезләнеп төшерелгән нәфис фильмнан өзек күрсәтү, Фердинанд Сәлахов, Ярамир, Әлфинур Хисами, Ренат Таҗетдин, Луара Шакирҗан, Фуат Әбүбәкеров, Нурания Җамали һәм башка күренекле шәхесләр катнашу көтелә.

  • Равилә Шәйдуллина – югары белемле педагог, профессиональ аш-су остасы, Казандагы ресторан һәм кафе хуҗасы. "Сихәтләнү", "Ялантауга ай кунган", "Алмагач дәресе", "Батыр малай", "Мүкләк белән Сөзгәк" һ.б. китаплар авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100