news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә экологиягә багышланган күргәзмә эшли

Биредә атмосфера һавасына, җир өстендәге табигый суларга җитди зыян китерүдән һәм аларны пычратудан саклауга зур игътибар бирелә.

(Казан, 10 март, "Татар-информ"). Быел март аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә «Экология һәм тормыш: җәмгыять нишли ала?» дигән күргәзмә эшли. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбиятта хәзерге шартларда экологиянең иҗтимагый, икътисади, юридик һәм идарәчелек аспектлраы карала. Күргәзмә материалларында кешенең яшәү тирәлеген саклауның фәнни нигезләре – экологиянең төп кануннары, шулай ук фәнни-техник үсешнең төп экологик юнәлешләре турында мәгълүмат китерелә..

Атмосфера һавасына, җир өстендәге табигый суларга җитди зыян китерүдән һәм аларны пычратудан саклауга зур игътибар бирелә. Шулай ук җитештерүдә кулланылучы һәм көнкүреш суларын чистартуның төп алымнары һәм ысуллары турындагы мәгълүматлар гомумиләштерелә.

Механик, биологик, химик чистартуның һәм зарарсызландыруның төрле ысуллары буенча теоретик материалны куллануга аерым игътибар бирелә. Каты көнкүреш һәм сәнәгать калдыклары белән пычранган юынтык суларны, чыгып торган газларны биохимик чистартуның төп заманча формаларына күзәтү ясала.

Куелган материалларда әйләнә-тирә мохитне саклауның, табигатьтән файдалануның һәм экологик куркынычсызлыкның норматив-хокукый тәэмин ителешенә анализ да бар.

Күргәзмә табигатьтән файдалану нигезләрен өйрәнүче студентлар һәм аспирантлар, шулай ук укытучылар, гамәли хезмәткәрләр һәм әйләнә-тирәне саклау проблемалары белән кызыксынучы барлык кешеләр өчен тәкъдим ителә

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100