news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә «Әдәби премия лауреатлары» күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә җәмгыятьтә зур әдәбиятка кызыксыну уяту, китапны иҗтимагый тормышның тулы канлы катнашучысы итү максатыннан оештырыла.

Милли китапханәдә «Әдәби премия лауреатлары» күргәзмәсе ачылды
kitaphane.tatarstan.ru

(Казан, 30 декабрь, "Татар-информ"). Милли китапханәнең Күргәзмәләр һәм мәдәни чаралар бүлеге (Кремль ур., 33 йорт) яңа елны «Әдәби премия лауреатлары» дигән экспозиция белән ачып җибәрә. Анда дөнья, Россия һәм Татарстан премияләре лауреатлары булган язучыларның китаплары куелган. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әдәби премияләр иҗтимагый оешмалар, хәйрия фондлары, аерым кешеләр тарафыннан оештырыла. Бу премияләрнең һәрберсенең конкрет статусы яки сүз символы бар: гуманизм өчен, уңышлы дебют өчен, әдәбият яки аның тарихы үсешенә өлеш керткән өчен.

Нобель премиясе – әдәби премияләр арасында иң дәрәҗәлесе. Букер һәм Гонкур премияләре дә бөтендөньяга танылган. Күргәзмәдә «Большая книга», «Национальный бестселлер», «Ясная поляна» һ. б. дөнья, Россия һәм Татарстан премияләренә лаек булган китаплар урын алган.

Татарстанның «Ел китабы», Тукай һәм Җәлил исемендәге, Державин премияләре шушы экспозициядә тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100