news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә "Әбрар Кәримуллин укулары" була

Укулар милли китапчылык эшенә бәйле тарихи һәм хәзерге заман проблемалары турында фикер алышу өчен оештырыла.

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фән һәм мәдәният эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, китапчы галим Әбрар Кәримуллин истәлегенә багышланган VI нчы мемориаль укулар – Халыкара фәнни-гамәли конференция була. Бу турыда Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Укулар 25-26 июльдә Казанда була. Әлеге чара милли китапчылык эшенә бәйле тарихи һәм хәзерге заман проблемалары турында фикер алышу өчен оештырыла. Укулар татар һәм рус телләрендә булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Кәримуллин укуларында академик Ә.Г.Кәримуллинның фәнни мирасын саклау, өйрәнү һәм пропагандалау; Идел буе –Урал яны төбәкләрендә китапчылык эше; милли мәдәният системасында китапның урыны һәм әһәмияте; кулъязма һәм басма татар китабы тарихы; вакытлы матбугат тарихы; балалар һәм яшүсмерләр өчен милли наширлек эшчәнлеге; милли нәшрият эшләрендә заманча технологияләр; китап бизәү сәнгате; китап культурасын саклауда һәм үстерүдә китапханәләрнең роле темалары каралачак.

Укуларда катнашу бушлай.

  • 24 июльдә конференциядә катнашучыларны каршы алу һәм кунакханәләргә урнаштыру, 25-26 июльдә конференциянең эш көннәре, 27 июль  конференциядә катнашучыларны озату көне булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100