Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Милли китапханәдә Беренче курс студенты көне булды
Казан милли тикшеренү технология университеты студентлары Милли китапханәнең патентлар фонды белән танышты.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). 10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе патентлар бүлеге уку залында Казан милли тикшеренү технология университетының «Машина төзелеше һәм технологик җиһазлар» факультеты студентлары өчен беренче курс студенты көне оештырдылар. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Студентлар Милли китапханәнең патентлар фонды белән таныштылар. Беренче дәрес интеллектуаль милекне саклауга багышланган «КНИТУ - НБ РТ» чаралар циклы белән ачылды.
Уйлап табучыларның хокукларын саклау, техник иҗат, инновацияләр темасы үз актуальлеген югалтмый һәм югары уку йортлары өчен бик мөһим булып тора, диелә бу хәбәрдә.