Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли китапханә 20 марттан китап бирә башлый
Әлегә кадәр китапханәнең яңа бинасында китап күчерү һәм урнаштыру эшләре барды.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Милли китапханәсе китап бирә башлаячак көне турында игълан итте.
«20 мартта китап бирелә башлый. Иртән 9.00 сәгатьтән кичке 21:00 сәгатькә кадәр эшлибез», — дип хәбәр итә Милли китапханә директоры урынбасары Тәбрис Яруллин.
Татарстан Милли китапханәсенең Пушкин урамы, 86 нчы йорт адресы буенча урнашкан яңа бинасы рәсми рәвештә 30 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды.
Әлегәчә китапханәдә китап күчерү һәм урнаштыру эшләре барды. Китапханәгә яңа китаплар кайтарылды.
1 сентябрьдән хәзерге көнгәчә китапханә экскурсияләр уздырды. MOÑ театр мәйданчыгында спектакльләр күрсәтелде.
Милли китапханәгә тулысынча китап бирү функциясе кайтарылды. Моңарчы бары тик татар китабы бүлегендә генә китап бирү бар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз