news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханә 20 марттан китап бирә башлый

Әлегә кадәр китапханәнең яңа бинасында китап күчерү һәм урнаштыру эшләре барды.

Милли китапханә 20 марттан китап бирә башлый
Рамил Гали/архив

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Милли китапханәсе китап бирә башлаячак көне турында игълан итте.

«20 мартта китап бирелә башлый. Иртән 9.00 сәгатьтән кичке 21:00 сәгатькә кадәр эшлибез», — дип хәбәр итә Милли китапханә директоры урынбасары Тәбрис Яруллин.

Татарстан Милли китапханәсенең Пушкин урамы, 86 нчы йорт адресы буенча урнашкан яңа бинасы рәсми рәвештә 30 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды.

Әлегәчә китапханәдә китап күчерү һәм урнаштыру эшләре барды. Китапханәгә яңа китаплар кайтарылды.

1 сентябрьдән хәзерге көнгәчә китапханә экскурсияләр уздырды. MOÑ театр мәйданчыгында спектакльләр күрсәтелде.

Милли китапханәгә тулысынча китап бирү функциясе кайтарылды. Моңарчы бары тик татар китабы бүлегендә генә китап бирү бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100