Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Милли киемнәр парады» акциясенең җиңүчеләрен игълан иттеләр – исемлек
«Тормыш стиле – мәдәни код» этно-fashion фестивале уңаеннан «Миллиард.татар» редакциясе «Милли киемнәр парады» акциясен игълан иткән иде. Бүген акциянең җиңүчеләрен игълан иттеләр һәм аларга бүләкләр тапшырдылар.
«Миллиард.Татар» проекты «Сәхтиян» брендыннан 20 мең сумлык күн мозаикалы эшләнмә, Мәдәният министрлыгы (өч номинация) милли бизәнү әйберләре бүләк итте.
Акциядә катнашу өчен Казан Кремленең Гавәми урыннары ишегалдындагы яки Болгардагы локацияләргә килергә һәм заманча милли киемнән фотога төшәргә кирәк иде. Россия халыкларының теләсә нинди милли киемнәре ярый. Фотоларны Инстаграм (Россиядә тыелган социаль челтәр) һәм ВКонтакте социаль челтәрләренә #модныйпарадмт хештегы белән куярга, «Миллиард.Татар» аккаунтын билгеләү соралды.
Җиңүчеләр:
- «Гаилә образы»: Сәидә Миңнебаева һәм Фәрит Кадыйров;
- Милли костюмны иң яхшы реконструкцияләү: Дарья Маслова, Вера Маслова, Наталья Маслова;
- Хәзерге милли образ: Гөлия Имамова;
- «Миллиард. Татар» номинациясе.Татар: Алсу Вафина;
- «Татнефть-Мирас» номинациясе: Нәзифә Рәшитова;
- Мәдәният министрлыгы 2 образны «тамашачылар симпатиясе бүләге» номинациясендә билгеләп үтте: Айдар Сәйфетдинов - милли киемдәге ир-ат образы; Елена Вязанкина һәм аның улы - милли костюмда гаилә һәм балалар образлары.
«Шушы акцияне үткәреп, без үзебезнең рухиятебезне торгызырга тырышабыз. Теге яки бу костюмны кигән кешенең үзаңы уяна. Бу - рухи яңарыш, үзебезнең чыганакларга кайту. Без акциядә катнашучылар артыр дип өметләнәбез. Милли киемнән безнең зур һәм тату республикабыз урамнары буйлап йөрүчеләр күбрәк булыр дип тә ышанабыз», - диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова.
«Бану» бюросы бренды моделе Алсу Вафина изү һәм калфак киеп килгән. «Күкрәкне каплар өчен кызлар төрле бизәнү әйберләре ясаган. Шулай ук, татар хатын-кызы беркайчан да элек чәчләрен капламыйча урамга чыкмаган. Татар кызларының күлмәкләренең тегелеше трапеция формасында булган. Мин кигән чалбар һәм күлмәк трапеция формасын хәтерләтә», - дип сөйләде ул.
Үзешчән театр актерлары «Әлдермештән Әлмәндәр», «Хуҗа Насретдин», «Зәңгәр шәл», «Банкрот», «Өч сеңел» кебек спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Алар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының костюмер фондындагы киемнәрне киеп чыгыш ясады. Чарада Алмаз Әсхәдуллин җитәкчелегендәге «Алпар» татар этно-музыкаль төркеме чыгыш ясады. Кичәне Айзилә Батырханова алып барды.
- Акциядә барлыгы 50гә якын катнашучы булган. Иң еракта яшәүче катнашучылар – Нью-Йорктан татар гаиләсе. Акция «Миллиард.Татар» проекты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге, Татмедиа АҖ ярдәме белән берлектә оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз