news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Милли кием» фестивале оештыручысы: Халык гореф-гадәтләрен онытмасын дип, тырыштык

«Милли кием» фестивале оештыручысы: Халык гореф-гадәтләрен онытмасын дип, тырыштык
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Бүген Кабан күле яр буенда Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган «Милли кием» бәйрәме булды. Заманча мәдәният һәм дизайн фестивале Мәрҗани урамының бер өлешендә көн буена дәвам итте. Кабан күле яр буе кураторы һәм караучысы Азат Биккинин «Татар-информ» хәбәрчесенә фестивальнең быелгы үзенчәлекләре турында сөйләде.

Фото: © Зилә Мөбәракшина

«Бу минем өчен диплом яклаган кебек булды. Авыр булса да, программага төрле форматлар өстәдек. Коллегаларымнан да фикерләрен сорадым, барысы да ошатты. Без күңелле бәйрәм ясадык, халык күңел ачты, ял итте. Халык гореф-гадәтләрен онытмасын дип, тырыштык. Кемдер һава сулады, концерт карады, ярминкәдән әйберләр сатып алды, дуслары белән күреште. Җәен эшем күп булгач, үзем дә бүген дусларым белән күрешә алдым», – дип сөйләде ул.

Бәйрәмдә дизайнерларның милли киемнәре, бизәнү әйберләрен сату нокталары, чәй эчү, белем бирү мәйданчыгы, балалар мәйданчыгы һәм фотомәйданчыклар оештырылды. Республика халкы һәм кунаклар «XIX-XX гасырлар чигендә татар хатын-кызы дөньясы» һәм «Татар ир-аты дөньясы» экскурсияләренә кушылды. «Беседка» иҗат студиясе балалар өчен милли бизәнү әйберен олылар өчен макрамедан брелоклар ясау буенча остаханә оештырды.

«Милли кием» фестивале быел дүртенче тапкыр узды. Фестивальнең темасы милли киемгә, традицияләргә багышланган. Кунаклардан милли кием яки милли бизәнү әйберләрен киеп килүләрен сорадык. Төрле ярминкәләр, кичке программаларга басым ясадык. Ярминкәдә башкорт, удмуртларның продукцияләре дә бар иде. Быел фудкорт булмады, чәй эчү мәйданчыгы гына оештырылды. Шулай ук, этник музыкаль перформанс, «Казанга Тукай кайтты» спектакле күрсәтелде», – диде Азат Биккинин.

Фото: © Зилә Мөбәракшина

Фестиваль оештыручылары халыкны «Кием галәме» күргәзмәсе кысаларында татар костюмы тарихы белән таныштырырга уйлаган. Күргәзмәнең авторлары - «Тамга» шәһәр тикшеренүләре институтын оештыруда катнашучы Энҗе Дусаева һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлегенең фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова» экскурсия үткәрде.

Кичен кунаклар өчен дирижер Сергей Васильев җитәкчелегендәге Татар дәүләт Филармония джаз оркестры чыгыш ясады. Чыгышларны Сергей Васильев татар һәм рус телләрендә игълан итте. «Безнең оркестрның тарихы бик кызыклы. Олег Лундстрем җитәкчелегендәге оркестр Казанга килә, бездә күпмедер вакыт эшләп ала. Шуннан соң аның фикердәше Виктор Деринг Казанда оркестр оештырырга була. Ул дәүләт кинематография оркестры дип атала. Оркестр Филармониягә күченгәч, джаз оркестры дип атала башлый», – дип таныштырды ул.

Фестиваль Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актерлары катнашында Резеда Гобәева иҗат иткән, режиссер Айдар Җәббаров куйган «Казанга Тукай кайтты» спектаклен күрсәтү белән тәмамланды. Фестиваль ахырында барлык артистлар Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын башкарды.

Зилә Мөбәракшина видеолары

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100