Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли көрәш буенча Тукай районы кубогына ярыш булачак
"Яшьлек" спорт комплексы базасында көрәшчеләр район кубогына ярышка җыела.
(Казан, 2 февраль, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында Сосновый Бор бистәсенә көрәшчеләрнең район кубогына ярышка җыелуы көтелә. Бу турыда Тукай районы рәсми сайты хәбәр итә.
Иртәгә, 3 февраль көнне, Сосновый Бор бистәсенең "Яшьлек" спорт комплексы базасында Тукай муниципаль районы кубогына татар-башкорт милли көрәш буенча район беренчелеге узачак. Ярышларда 2001 елгы һәм аннан да яшьрәк булган егетләр катнаша.
Катнашучыларны үлчәү 8.00 сәгатьтә, ярышлар 9.00 башлана, диелгән әлеге хәбәрдә.
"Татар-информ" Ринат Фәрдиев истәлегенә ярышка республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан Зәйгә 260 көрәшче җыелды, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз