news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли көрәш буенча Федерация Кубогы ярышларында катнашачак Биектау командасы тупланган

Команданың мәктәптә укучы әгъзаларын күнегүләр чорында мәктәп программасы буенча укыту ниятләнә.

 (Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә “Биектау” спорт комплексында милли көрәш буенча ярышлар узды. Анда Ямаширмә, Мүлмә, Мәмдәл җеылма командалары, Айбаш һәм Суыксуның берләштерелгән командасы чыгыш ясады, диелә “Биектау хәбәрләре” газетасында.

Ярышларны уздыруның максаты - 23 сентябрьдә Арчада узачак Федерация Кубогына ярышларда чыгыш ясау өчен Биектау районы җыелма командасын туплау.

Тренерлар тарафыннан сайлап алынган егетләр 13-22 сентябрь көннәрендә Биектау районының “Чыршы” лагеренда, ярышларга әзерлек максатыннан, үзләренең күнекмәләрен уздырачаклар. Мәктәптә укучы команда әгъзаларын мәктәп программасы буенча укыту да күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100