Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли хәрәкәт ветераны Шамил Каюмов вафат
Шамил Каюмов Казанда татар мәктәпләре ачу буенча актив эш алып барган шәхес.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Милли хәрәкәт ветераны, 1990-2000 елларда Казан дәүләт советы депутаты булган Шамил Каюмов вафат. Бу хакта Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев хәбәр итә.
Фәрит Зәкиев хәбәр итүенчә, Шамил Каюмовның йөрәге авырткан, ул күптән түгел хастаханәгә яткан булган.
«Шамил Каюмов 90 елларда Казанда татар мәктәпләре ачу юнәлешендә актив эш алып барды. Аның башлангычы һәм тырышлыгы белән дистәләгән татар мәктәпләре, гимназияләре ачылды», — ди Фәрит Зәкиев. Ул Шамил Каюмовның якыннарының кайгысын уртаклашуын белдерде.
Шамил Каюмовның туганы Наил Хәбибуллин әйтүенчә, хушлашу мәрәсиме иртәгә, 4 сентябрьдә, Яңа бистәдәге татар зиратында булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз