news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли хәрәкәт ветераны Шамил Каюмов вафат

Шамил Каюмов Казанда татар мәктәпләре ачу буенча актив эш алып барган шәхес.

Милли хәрәкәт ветераны Шамил Каюмов вафат
Шамил Каюмовның Фейсбуктагы аккаунтыннан

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Милли хәрәкәт ветераны, 1990-2000 елларда Казан дәүләт советы депутаты булган Шамил Каюмов вафат. Бу хакта Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев хәбәр итә.

Фәрит Зәкиев хәбәр итүенчә, Шамил Каюмовның йөрәге авырткан, ул күптән түгел хастаханәгә яткан булган.

«Шамил Каюмов 90 елларда Казанда татар мәктәпләре ачу юнәлешендә актив эш алып барды. Аның башлангычы һәм тырышлыгы белән дистәләгән татар мәктәпләре, гимназияләре ачылды», — ди Фәрит Зәкиев. Ул Шамил Каюмовның якыннарының кайгысын уртаклашуын белдерде.

Шамил Каюмовның туганы Наил Хәбибуллин әйтүенчә, хушлашу мәрәсиме иртәгә, 4 сентябрьдә, Яңа бистәдәге татар зиратында булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100