news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли бренд авторы Тимерхан Зыятдинов: Артистлар милли кием брендларына игътибар итми

Милли бренд авторы Тимерхан Зыятдинов: Артистлар милли кием брендларына игътибар итми

«Идел» яшьләр үзәгендә үтүче «Татар яшьләре көннәре» форумы катнашучылары белән очрашуда «ALGA» брендына нигез салучы Тимерхан Зыятдинов яшьләр ориентир итеп караган татар артистлары милли кием брендларына игътибар итми, дигән фикер җиткерде.

Тимерхан чыгышын яшьләр арасында популяр булган киемнәр тарихыннан башлады. «Без бүген актив рәвештә сата торган продуктларның берсе – бейсболкалар. Алар Россиягә беренче тапкыр бары тик 90 нчы елларда гына кайта башлый. Аңа кадәр алар Россиядә булмаган. Бу мәгълүматны белгәч, дөресен әйтим, мин бераз шаккаттым. Футболкалар 1900 елда барлыкка килгән, аны хәрбиләр җайлы кием булганга кигән. Безнең бүген иң популяр продукт ул – спорт костюмнары», – диде Тимерхан.

Тимерхан бүгенге көндә киемнең пропаганда ролен үтәвен дә искәртте.

«Күп дизайнерлар киемгә нинди дә булса дизайн кертү тәкъдиме белән чыга. Ләкин мин бу эш белән шөгылләнә башлаганда ук без ясаган киемдә бары тик ике элемент булачагын әйттем. Берсе – «АLGA» сүзе, чөнки ул безнең милләтебезнең девизы, ә икенчесе – Татарстан гербы. Безнең максат – киемебезне кидертеп татарны тагын да татарлаштыру түгел, ә киресенчә татарлар турында тагын да күбрәк кешеләр белсен өчен тырышу», – ди Тимерхан.

«Бренд үссен өчен реклама кирәк. Шул ук татар эстрадасын алыйк. Андагы артистлар милли кием брендларын үстерү өстендә эшләми, ә алар бит яшьләрнең ориентиры. Син бит татарлар өчен җырлыйсың. Клипларыңда чит ил брендлары киемендә сикерәсең. Бу этик яктан дөрес түгел, чөнки син иң беренче татарлар өчен җырлыйсың, шул ук вакытта әле милләтнең лидеры дигән исем йөртәсең, ә киемең... Мин хәзер бер кешене гаепләмим, без бу юнәлештә бары тик эшләргә тиеш», – дигән фикердә милли бренд хуҗасы.

Тимерхан шулай ук тиздән балалар өчен махсус яңа коллекциясы чыгачагын әйтте.

«Балаларны киендерү юнәлешендә «Уйна» дигән махсус проект төзедек. Нигә андый исем дигәндә, мин төрле сугыш төрләрен күз алдында тотам. Әти-әниләр дүрт яшьлек баласын алып килә. Мин әйтәм – балага дүрт яшь, ул әле уйнарга, туп тибәргә, йөгергә тиеш! Бу коллекция шул максатларны күздә тотып ясалды. Бу брендның шундый слоганы да бар: «Балалар уйнарга тиеш, хатын кызлар – елмаерга, ир-кеше эшләргә, шул вакытта гына республика алга бара алачак!» – дип чыгышын тәмамлады Тимерхан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100