Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли асылыбызга кайту юлындагы проблемаларга багышланган “түгәрәк өстәл” үтте
Милли асылыбызга кайту юлындагы проблемаларга багышланган “түгәрәк өстәл” үтте
(Төмән, 2 март, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе Бибинур Сабирова Халыкара туган тел көненә багышлап, өлкә фәнни китапханәсенең милли китаплар бүлегендә татар милли хәрәкәтнең күренекле вәкилләре катнашында «түгәрәк өстәл» оештырды. Бу «түгәрәк өстәл” «Милли асылыбызга кайту юлында. Проблемалар һәм перспективалар» дип аталды. Анда демократик үзгәртеп кору чорында ирешелгән уңышларыбыз, тора-бара күп кенә казанышларыбызны югалта баруыбыз, бу югалтуларның сәбәпләре һәм милли үсештәге кризистан чыгу юллары турында ачыктан-ачык сөйләшү булды.
Әңгәмәдә өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчесе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин, танылган татар лидеры Әхтәм Каюмов, милли эшләр комитеты белгече Рифкать Насыйбуллин, Төмән мәдәният һәм сәнгать институты доценты Вәлимә Ташкалова, өлкә милли-мәдәни мохтәриятенең башкаручы мөдире Тимергали Мирасов, Төмән нефть һәм газ университетының диннәр факультеты доценты Михаил Юсупов, Төмән дәүләт университетының татар бүлеге доценты Максим Сәгыйдуллин, мәдәният белгече Фәрит Хәкимов, журналистлардан «Яңарыш» өлкә газетасының баш мөхәррире Азат Сәгыйтов, «Очрашулар» телетапшыруын алып баручы Гөлсинә Ниязова, «Дусларга сукмак» тапшыруын алып баручы Наил Хисамиев һәм башка җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Өлкә фәнни китапханә директоры урынбасары, китапханәдә милли китаплар бүлеген ачуга, аны милләтебезне берләштерү үзәгенә әверелдерүгә үзеннән күп өлеш керткән Асия Сәйфуллина сүз ахырында: “Әгәр дә милли үсеш хәрәкәтендә уңай якка кискен борылыш булмаса, Төмән хөкүмәте алга таба да Себердә яшәүче татар халкына телен, гореф-гадәтләрен саклап, укмашып яшәүче күп санлы җирле халык итеп түгел, ә читтән килеп урнашкан диаспора итеп каравын дәвам итсә, менә бу бүлекнең дә тиздән ябылуы мөмкин”, - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз