news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли архивта «Ретро стилендә шәһәр көне» экспозициясе эшли башлаячак

Милли архивта «Ретро стилендә шәһәр көне» экспозициясе эшли башлаячак

(Казан, 28 август,«Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Татарстан Республикасы Милли архивы бинасында Республика һәм шәһәр көне уңаеннан «Ретро стилендә шәһәр көне» дип аталган эспозиция ачылачак.

Монда XIX һәм XX гасыр чикләрендә яшәгән танылган һәм гади казанлыларның оригиналь фоторәсемнәре куелачак. Табигать кочагындагы жанрлы күренешләр, гаилә портретлары, кыш һәм җәй пейзажлары фонында төшкән фотолар, хәтта 1905 елда өйләнешкән парларның туй күлмәге һәм костюмнарыннан төшкән рәсемнәре дә бар һәм болар барсы да шәһәр тарихын ачык күрсәтеп тора.

Шулай ук күргәзмәдә Казан губерниясе крестьяннарының мулла вазифасына уңышлы үтүләре турында төп нөсхәдәге таныклыклар сөйли, танылган сәүдәгәрләр династияләреннән Аитовлар һәм Колахметовларның гаилә альбомнары, 1909-1918 елларда Казанда эшләп килгән Фатыйха Аитованың кызлар мәктәп-гимназиясе коллективы фоторәсеме бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot