news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли җанлы Камилә: Башка калфак кигәч, үзеңне Сөембикә кебек хис итә башлыйсың

Кама Тамагы районы Олы Салтык авылы кызы Камилә Зәйнуллина

Милли җанлы Камилә: Башка калфак кигәч, үзеңне Сөембикә кебек хис итә башлыйсың
Фото: Зәринә Фәхертдинова

«Көн саен җитәкчем Кадрия Раесовна Идрисованың калфактан йөргәнен күреп, аңа кызыктым. Гарәп илләрендә дә бит үзләренең гореф-гадәтләре буенча киенеп йөриләр. Кайсыдыр халыклар бик чуар киенә, мәсәлән. Безнең татарның аерылып тора торган киенү элементы – калфак, аның өстеннән шәл.

Миңа элек образымда нәрсәдер җитеп бетми кебек тоела иде. Тарихны, телне өйрәнеп, татарча китаплар укыгач, эчке яктан үзгәреш башланды. Эчке үзгәреш, тыштан да үзгәреш таләп итә икән. Ияләнмәгәч, башта, миңа килешәме, дип, Кадрия ападан да кат-кат сорый идем. Беренче калфагым көмештән чигелгән иде – Кадрия Раесовна бүләге. Хәзер инде төрле форма, төстәге калфакларны үзем дә сайлый, кия башладым.

Мин бер әйбергә игътибар иттем. Башка калфак кигәч, баш иелми, ничектер, чынлап та, үзеңне Сөембикәләр кебек хис итә башлыйсың. Мин – татар баласы, дип сөенәсең», – ди ул.

Камилә Зәйнуллина белән «Интертат» сайты өчен Ләйсән Мусина сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot