news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миллениум күперендә Honda автомобиле KIA машинасына бәрелгән, йөртүчесе хастаханәдә

Казанда Миллениум күперендә булган юл-транспорт һәлакәтендә 39 яшьлек йөртүче хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Агентлыкка сөйләүләренчә, хатын-кыз Honda автомобиле белән идарә иткән. Күпер буйлап барганда ул сул якка күчәргә теләгән һәм шул ук юнәлештә баручы KIA автомобиленә бәрелгән. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм алып киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot