news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милләтебез тарихында күпкырлы шәхес: Заһидә Бурнашевага багышланган кичә булды

Милләтебез тарихында күпкырлы шәхес: Заһидә Бурнашевага багышланган кичә булды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрә Заһидә Бурнашеваның (Гыйффәт туташ) тууына 130 ел тулуга багышлаган әдәби кичә булды.

Чараны Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова ачып җибәрде.

«Заһидә Бурнашева – милләтебез тарихына күпкырлы шәхес, публицист, шагыйрә, прозаик, партия һәм җәмәгать эшлеклесе буларак кергән татар кызы. Аның турында 20 гасыр башында ук тәнкыйди язмалар басылып чыга, һәм югары бәяләнә. Галимнәр Габдулла Тукай вафатыннан соң, аның урынына Заһидә туташ калыр дип фаразлыйлар», - диде ул.

Әдәби чараны Заһидә Бурнашеваның шигырьләрен укып, Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары тагын да җанландырып җибәрде.

Бәйрәмдә Гыйффәт туташның иҗатын өйрәнүчеләр бер-бер артлы чыгыш ясады. Алар арасында Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ та бар иде.

«Тукаебыз һәрвакыт яшь шагыйрьләргә, иҗатчыларга игътибарлы булган, аның янына киңәш сорап гел килеп йөргәннәр. Ул хатын-кызларны үзенең янына кертмәгән, алардан бераз качкан, ләкин шулай да кайберләре керә алган. Тукай аларның иҗатлары белән дә танышкан, шигырьләрен бастырып чыгарырга ярдәм иткән», - дип сөйләде ул Габдулла Тукайның ярдәмчеллеге турында.

Шулай ук Рәдиф Гаташ Заһидә Бурнашевага кагылышлы истәлекләр белән уртаклашты.

Филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев шагыйрәнең иҗаты турында сөйләде.

«Заһидә Бурнашева шигырьләрен революциягә кадәр язган, ә Казанга кайткач, ул аларны үзгәрткән. Мин бу оригинал һәм төзәтелгән шигырьләрне чагыштырдым, аларда шактый аерма бар икәнен сиздем», – диде ул.

Белгеч әлеге аерманы укучыларга аңлату зарури булуын искәртеп үтте.

Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы мөдире Рафилә Гыймазова 20 гасыр башында ханымнарның сәхнәгә чыгуының сәбәбе – сүз иреге бирелү, күпләп газета-журналлар басылып чыгу һәм хатын-кызларның каләм чарлый башлавы булуын әйтте. Аның сүзләренчә, әгәр Заһидә Бурнашева 10-15 елга иртәрәк туган булса, ул мондый танылуга ирешә алмаган булыр иде.

Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова Заһидә Бурнашева белән күрешеп аралашулары турында сөйләп китте.

«Заһидә апа белән күрешеп сөйләшкән кеше мин. Хәтерлим, ул миңа: «Татар хатын-кызларының югары әхлаклы, дөньяда тиңе булмаган гүзәллеге турында язмакчы идем, әмма миңа ирек бирмәделәр», – дип сөйләгән иде. Чыннан да, революциягә кадәрге татар хатын-кызлары бик укымышлы булган. Без алар янында басып торырлык та түгел», - диде ул.

Кичәне тәмамлап, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов шагыйрәнең иҗаты һәм тормыш юлына тагын бер кат тукталып китте. Ул үткән һәм бүгенге тормышның киләчәккә баруның мөһим «нокта»лары булуын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot