news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Милләт җыены»ның иң өлкән катнашучысы 97 яшьлек Өмет Гобәев: Казан елдан-ел матурая

«Милләт җыены»ның иң өлкән катнашучысы 97 яшьлек Өмет Гобәев: Казан елдан-ел матурая
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

26–28 август көннәрендә Казан шәһәрендә «Татарстан – рухи Ватаным» шигаре астында «Милләт җыены» уза. Быелгы җыенда Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән меңгә якын делегат катнаша. Алар арасында Краснодар краеның Армавир шәһәреннән 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Өмет Гобәев тә бар. Ул «Милләт җыены» чарасында катнашучылар арасында иң өлкәннәренең берсе. Бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ул җыен турында фикерләре белән уртаклашты.

«Милләт җыенына килергә чакыру алгач, бик кайгырган идем. Нишләрмен инде мин анда дип уйладым, ләкин килгәч, барысы да үзгәрде. Монда бик күп кешеләр белән күрештем, барысы да килеп кочаклый, кулымны кыса, миңа барысы да бик шат. Каян беләләр икән алар мине дип тә уйлап куйдым. Бүгенге Казан мин күп еллар элек күргән шәһәр түгел, Казан елдан-ел матурая, зурая. Нинди театр! Мондый театр дөньяның бер почмагында да юк. Безгә экскурсия үткәргәндә мин сокланып, шаккатып карадым, искиткеч матурлык! Мондый театр татарларда гына бар! Ә цирк нинди. Казан кешеләре белән бай. Мин монда килүемә бик шатмын, 29 августта кайтып китәм, ләкин инде сагына башладым», – дип белдерде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Өмет Гобәев озак еллар Армавир шәһәрендә яши, матбугат очрашуында ул татар телен ничек өйрәнүе турында сөйләде.

«Минем әнием татар, әтием үзбәк. Татарча сөйләшергә әнием ягыннан әбием өйрәтте. Ул Татарстаннан, Әтнә районында туып үскән, ул бик матур татарча сөйләшә иде, миңа да өйрәтте. Үзбәк телен дә аңлыйм, ләкин сөйләшә алмыйм», – диде ул.

  • Искәртеп узабыз, 2025 елның 26–28 август көннәрендә Казан шәһәрендә «Татарстан – рухи Ватаным» шигаре астында «Милләт җыены» уза. Быелгы җыенда Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән меңгә якын делегат катнаша. «Милләт Җыены» Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан ике корылтай арасындагы эшчәнлек кысаларында оештырыла һәм татар милләте үсешенең стратегик юнәлешләрен билгеләү, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү максатыннан үткәрелә.
news_right_1
news_right_2
news_bot