news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Милләт җыены»ның беренче көне: Татар теле һәм милләте, беренче чиратта, үзебезгә кирәк

Кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элекке бинасында Милләт җыены булды. Төрле илләрдән килгән кунаклар җыен ачылышында катнашты, шулай ук Печән базары дизайн маркетын карады. Милләт җыены беренче көнне ничек үтте? «Татар-информ» күзәтү ясый.

«Милләт җыены»ның беренче көне: Татар теле һәм милләте, беренче чиратта, үзебезгә кирәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Милләт җыенында кунакларны Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Аның әйтүенчә, җыенга 68 төбәктән, 27 илдән 1 мең делегат җыелган.

Васил Шәйхразыев: «Татарстан Рәисе – бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татарларның Президенты!»

«Милләт җыены ике съезд арасында үтә. Соңгы тапкыр Милләт җыены өч ел элек булган иде. Быел Милләт җыенын икенче төрле форматта оештырабыз. Татарстанда Рәисне сайлау вакыты алдыннан бөтен дөньядан татарларны җыеп, Татарстан белән татарлыкны күрсәтәсебез килә. Татарстан Рәисе – җөмһүрият Рәисе генә түгел, ә бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татарларның Президенты! Рәхмәт тә әйтә белергә кирәк. Һәр ел саен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар дөньясына бурычлар куя, аларны тормышка ашырырга ярдәм дә итә. Бу – бердәмлекне күрсәтү», - диде Васил Шәйхразыев.

«Эшне башлап җибәреп, бурычлар куябыз. Һәр татар кешесе өчен мөһим: Милләт җыены белән башланып, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган бәйрәм белән тәмамлана. Татарлар Казаныбызның матурлыгын күрә, чараларда катнаша, ләззәт ала», - диде Васил Шәйхразыев.

«2021 елда татар халкы арасында татарча сөйләшүчеләр санының кимүен күрдек»

«Татар теле, милләте иң беренче чиратта безнең үзебезгә кирәк. Барысы да «миннән» башлана. Шуңа күрә без бирегә җыелып, Владивостокта, Искешәһәрдә, Ташкентта яшәсәк тә, горурланып, «мин – татар» дип әйтәбез. «Татарлар сибелеп яши» дибез, ләкин безнең ватаныбыз һәрчак Татарстан булачак. Бирегә килеп, без горурланабыз, өйрәнәбез, рухланып кайтып, үзебезнең җирләрдә татарлыкны күтәрәбез», – диде Васил Шәйхразыев.

Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының татар милләте өчен һәр көн саен хезмәт итүен ассызыклады.

«2020 елны халык санын алганда зур «ковид» булды. Халык санын алу сыйфатлы булдымы-юкмы, барып җиттеләрме, әллә юкмы, әмма без 2021 елда татар халкы арасында татарча сөйләшүчеләр санының кимүен күрдек. 2030 елда Россиядә тагын халык санын алу булачак, шуңа күрә кайбер актив җитәкчеләр: «Биш кенә ел калып килә, эшли башларгамы? Соңга калмабызмы?» – дип әйтәләр. Әмма без бит халык санын алу белән эшләмибез, биш ел яки ике ел калгач чабып йөрергә түгел, ә һәр көн саен хезмәт итәргә тиешбез», – ди ул.

Васил Шәйхразыев әйтүенчә, татарларны чит төбәкләрдә дә, чит илләрдә дә беләләр, чөнки күпчелек чараларны нәкъ менә татар халкы оештыра.

«Төп максат – төрле өлкә, илләрдән килгән татарлар белән аралашу, тәҗрибә белән уртаклашу»

«Өлкәләргә баргач, губернаторлар: «Без татарларны беләбез, Сабантуйлар, башка чаралар үткәрәсез», – диләр. Ә чит илләрдәге илчелекләр турында: «Аларның барысына да чәкчәк һәм пәрәмәч исе сеңгән. Чараларны иң күп үткәрүчеләр – сез», – диләр. Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров: «Бөтендөнья татар конгрессы Россиянең йомшак көче булып тора», – ди. Шулай алга барабыз», – дип дәвам итте Васил Шәйхразыев.

Аның сүзләренчә, «Милләт җыены»ның төп максаты – төрле өлкәләрдән һәм илләрдән килгән татарлар өчен аралашу, тәҗрибә белән уртаклашу һәм яңа дуслар табу өчен мәйданчык булдыру. «Сочида, Кузбасста, Хабаровскида һәм башка якларда татарларның ничек яшәве, анда ничек килеп эләгүләре турында сөйләсәгез, сөйләшсәгез иде», – дип билгеләде ул.

Быел «Милләт җыены»ның форматы бераз үзгәргән. Җыен кысаларында VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Бөтенроссия тарих-туган якны өйрәнү конференциясе, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм татар оешмалары җитәкчеләре очрашуы узачак.

«Бер караганда, алар үзләре мөстәкыйль рәвештә эшлиләр, икенче яктан карасаң, без, бергәләшеп, аралашып, бер-беребезгә үз ниятләребезне җиткерәбез», – ди Милли Шура рәисе.

Данис Шакиров: «Милләт җыены – татар халкындагы мәсьәләләрне хәл итү чарасы»

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров та делегатларны сәламләде.

«Барыгызны да татарның Мәккәсе Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән ихластан сәламлибез. 2020 елда Татарстанның 100 еллыгын уздырганда сезнең белән – Милләт җыены вәкилләре белән берлектә татарның гамәли стратегиясен кабул итеп, Муса Җәлил исемендәге дәүләт опера театрында җыенның беренчесен оештырган идек. Быел Милли шура 16 майдагы карары белән быел Милләт җыенын үткәрү даталарын билгеләде. Җыенның исеме – «Татарстан – рухи Ватаным», бу бик олы төшенчә», – дип ассызыклады Данис Шакиров.

Аның әйтүенчә, Милләт җыенына чит илләрдән килүчеләр дә бар.

«Сез өч көнлек программада катнашачаксыз. Исән-имин генә илебезнең 68 төбәгеннән, Татарстан Республикасының барлык районнарыннан һәм, 27 чит илдән килгәнегез өчен аерым рәхмәтләрне ирештерәм. Милләт җыены – татар халкындагы мәсьәләләрне хәл итү, хәзерге заман шартларында хәлиткеч юлларын билгеләүче төп чара. Әлеге җыен – конгрессның киң катлам халык белән эшләү дәлиле булып тора. 9нчы тапкыр узучы Бөтендөнья татар яшьләре форумы, 7нче Бөтендөнья татар хатын-кызлары, Бөтенроссия тарих өйрәнүчеләр җыеннары – һәркайсы аерым хәрәкәт. Шулай ук Арчага сәяхәт оештырыла», – диде ул.

Кадрия Идрисова: «Ак калфак» оешмасының максаты – тәрбияле, эшчән татар әниләре үстерү»

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова оешманың эшчәнлеге һәм максатлары турында сөйләде.

«Безне Аллаһы Тәгалә җир йөзенә хатын-кыз итеп яраткан һәм билгеле бер вазыйфа йөкләгән. Ирләргә – гаиләне һәм ватанны саклау, хатын-кызларга – милләтне үстерү һәм тәрбия кылу. «Ак калфак» оешмасы нәкъ шул юнәлештә эшне алып бара. Безнең эш системасы бер умыртка баганасына утыртылган: дүрт елга бер съезд үткәрелә, ике елга бер тапкыр – җыеннар, ә съезд белән җыеннар арасында күчмә утырышлар. 35нче күчмә утырыш Тәтеш җирлегендә үтә», – ди ул.

Тәтештә узачак җыенның төп темасы – ана хакы. «Без башта өч төркемгә бүленеп төрле җирлекләргә барабыз, аннан соң документаль кино карыйбыз, соңыннан пленар утырыш – «Калфак туе» була», – дип аңлатты Кадрия Идрисова.

Аның сүзләренчә, ныклы гаилә төзү өчен гаиләне һәм Ватанны саклый белә торган ир-атларны һәм тәрбияле, эшчән хатын-кызларны үстерергә кирәк.

«Безнең максатыбыз – киләчәккә тәрбияле, әхлаклы, намуслы, эшчән татар әниләре үстерү. Шулай булганда гына без ныклы гаиләләр тудыра алырбыз. Ныклы гаилә ул – дәүләтнең көче», – диде ул.

Райнур Хәсәнов: «Быелгы форум киләчәгебез өчен яхшы этәргеч булыр»

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов сүзләренчә, форум оешмалары төрле юнәлешләр - IT, заманча мәдәният, тарих белән кызыксыналар. Тик барлык оешмаларның да кыйбласы бер – безнең рухи Ватаныбыз – Татарстаныбыз.

«Мин тумышым белән Башкортстаннан, соңгы ике елны Бөтендөнья татар яшьләре форумын җитәклим. Миңа еш кына: «Хәзерге татар яшьләре нинди, алар милли хәрәкәттә бармы?» – дигән сорау бирәләр. Шушы сорауга җавап бирәм: «Әйе, алар күп, иң мөһиме – алар төрле». Хәзерге глобаль чорда татар яшьләрен берләштергән көчле мәйдан ул – Татар яшьләре форумы. Бүгенге көндә безнең 24 илдә, Россия Федерациясенең 30 төбәгендә барлыгы 116 оешма эшләп килә. Алар арасында төрле юнәлешләр бар», – диде ул.

«27 августта «Милләт җыены» кысаларында IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәрәбез. Анда Россия төбәкләреннән – 150, чит илләрдән – 50 делегат һәм Татарстаннан – 150 вәкил катнашачак. Бу җыенның төп максаты – җиде еллык тәнәфестән соң кабат очрашу, тәҗрибә белән уртаклашу, элемтәләрне ныгыту һәм уртак эш юнәлешләрен билгеләү», - дип билгеләп китте Райнур Хәсәнов.

Шулай ук, ул ел башыннан төрле түгәрәк өстәлләр оештырып, яшьләргә иң кызыклы булган алты юнәлешне билгеләүләрен әйтте, бу – медиа, тарих, бизнес, цифрлаштыру, мәгариф, заманча мәдәният. Форумда шушы темаларга кагылышлы лекцияләр узачак.

«Еллар дәвамында безнең форумнарда милли әһәмияткә ия булган бик күп көчле идеяләр тәкъдим ителде. Алар арасында «Мин татарча сөйләшәм», «Татарча диктант» акцияләре, «ДәртФест», «Печән базары» һәм башкалар уздырылды. Татарстан аларны күрде һәм хуплады. Быелгы форум да безнең киләчәгебез өчен яхшы этәргеч булыр, дигән өметтә калабыз», – диде Райнур Хәсәнов.

Альберт Борһанов катнашучыларны тарихчылар эше белән таныштырды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов та чыгыш ясады.

«Бөтен Евразиядән килгән хөрмәтле делегатлар! Бик күп күренеклеләребез әйткәнчә, үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Безнең татар халкының һәрвакыт үз тарихы булган. Бүгенге көндә Татарстанда төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең 62 бүлеге эшли. Россиядә 116 бүлегебез бар. Ел саен тарихчыларыбыз белән 300ләп китап бастырып чыгарабыз», – дип ассызыклады ул.

Шулай ук Борһанов тарихчыларны 27 августка планлаштырылган программа белән таныштырды. Милләт җыены кысаларында тарихчылар сафында 34 төбәктән 85 делегат икәне дә билгеле.

  • Соңрак Милләт җыенында катнашкан кунаклар Кабан күле буендагы Печән базары дизайн маркеты белән танышып чыкты. Ул 26-29 августта көн саен 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Печән базары татар йорты, аның эчке бизәлеше һәм татар көнкүреше темасына багышланган. Шуңа күрә шушы темага туры килгән әйберләргә өстенлек бирелгән.

  • 28 августта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Милләт Җыенының пленар утырышы узачак.

Авторлар: Камилә Билалова, Зилә Мөбәрәкшина, Юлай Низаев, Фирүзә Гыйниятова.

news_right_1
news_right_2
news_bot