news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Милләт җыены»нда татар теленнән сөйләм клублары оештырырга тәкъдим иттеләр

«Милләт җыены»нда татар теленнән сөйләм клублары оештырырга тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Милләт җыены»ның пленар утырышында татар телен онлайн өйрәнү мәктәбе директоры Данил Идиятуллин Казанның мәдәният, яшьләр үзәкләрендә, китапханәләрендә һәм Татарстанның районнарында сөйләм клубларын һәм тел курсларын оештыру тәкъдиме белән чыкты.

Ул чыгышы белән Әстерхан татары, әмма бары тик соңгы өч ел эчендә генә, сөйләм клубына йөреп, татар телен өйрәнә.

«Мин татар телен Мәскәүдә кечкенә генә сөйләм клубында өйрәнә башладым. Без шул клубта аралаштык, сөйләштек һәм татарча җырлар башкардык. Соңрак укытучы белән татарча сөйләшмәүче кешеләргә ярдәм итүче «Эссе» онлайн клубын оештырдык», - ди ул.

Клубта балалар, үсмерләр һәм зурлар төркеме бар. Шулай ук төрле кызыклы курслар да тәкъдим ителә. Мәсәлән, «Татарга кияүгә чыгу».

«Татар телен яхшы дәрәҗәдә белүчеләр өчен дә сөйләм клублары кирәк икән. Шуңа күрә безнең әбиләр һәм бабайлар керә ала торган төркемнәр дә бар. Безнең иң кечкенә укучыбызга – 3 яшь, ә иң өлкән катнашучыга – 88 яшь. Гомумән, безнең ярдәм белән 300дән артык кеше татарча сөйләшә башлады», - ди ул.

Клубның җитәкчесе сүзләренчә, алар төрле чараларда да актив катнашалар, төрле остаханәләр оештыралар.

«Казанга күченгәч, мин шундый проблема белән очраштым: урамда яшьләр русча гына сөйләшә, заманча китаплар да бары тик рус телендә генә чыга, ә татар телен белүче өлкән буын кими бара. Аннан соң Казанда яшьләр һәм мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә сөйләм клублары аз, шуңа күрә шәһәрнең һәрбер районында, Татарстанның һәрбер шәһәрендә сөйләм клубларының, тел курсларының муниципаль оешмалары булырга тиеш», - дигән тәкъдим белән чыкты ул.

Моның өчен ул көллиятләрдән, башка уку йортларыннан укытучыларны җәлеп итәргә, шулай ук әлеге оешмаларга махсус грант кирәклеген билгеләп узды. «Әгәр дә без татар телен шәһәрләрдә өйрәнсәк, ул һич тә югалмаячак», - дип йомгаклады ул сүзен.

Аның фикерен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та хуплап чыкты.

«Безнең телләр комиссиясе (Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе – Т.И.иск.) бар, анда бик күп проектлар тормышка ашырыла. Сезнең фикерләрегез бик кызык. Нәрсә булдыра алганыбызны карарбыз. Безгә шундый инициативлы егетләр һәм кызлар кирәк, яшьләр аралашырга һәм аның өчен урыннар булырга тиеш», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot