news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милләттәшләребезне Төркиядә искә алдылар

Төрек дөньясы мәдәният мәхәлләсендә Шиһабетдин Мәрҗәни һәм Гаяз Исхакыйны искә алу кичәсе узды.

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). Истанбул шәһәренең Төрек дөньясы мәдәният мәхәлләсендә мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин галиме, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗәни һәм танылган татар язучы Гаяз Исхакины искә алу кичәсе узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу чара хакында "Фейсбук" социаль челтәрендәге сәхифәсендә Төркиядә яшәүче милләттәшебез Гөлтан Ураллы уртаклашты. Кичәдә Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Рәмиев дә катнашты, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot