news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милләттәшләребез яшәгән төбәкләрдәге Сабантуйларга баралар
Бүген Башкортстан татарлары белән башкортлары, Чиләбе өлкәсендә үтәчәк сабантуйга китте
Скопировать ссылку
(Уфа, 18 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бу атна азагында Башкортстан вәкилләре күрше төбәкләрдә үтәчәк Сабантуй бәйрәмнәренә бара.
Бүген Башкортстан татарлары белән башкортлары, Чиләбе өлкәсендә үтәчәк сабантуйга китте. Милли бәйрәмебез анда иртәгә оештырыла. Соңгы елларда милли бәйрәмебезне чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән бергәләп үткәрү, аларга рухи күчтәнәчләр алып бару матур гадәткә әверелде. Быел да шул йолага тугры калырга булды Башкортстан татарлары белән башкортлары.
Төмән өлкәсендә, күрше Пермь краенда, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләрендә милли диаспоралар арасында халык саны буенча татарлар беренче, аннан кала башкортлар икенче урынны биләп тора. Төбәкләр арасында төзелгән килешүләр нигезендә, хәзер милли-мәдәни чараларны оештыруга җирле хакимиятләр дә булыша. Башкортстаннан барган сәнгать осталары исә читтә яшәүче татар-башкортларга җыр-моңнарыбызны, биюләребезне алып барып күрсәтә һәм тыңлата. Төрле бәйгеләр оештыруда да Башкортстаннан барган кунаклар мәйдан уртасында була.
БР Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы җитәкчеләре сүзләренчә, быел да Башкортстаннан Чиләбегә барган вәкилләр күршедәге төбәктә гомер кичергән, милли җыр-моңнарыбызга сусаган милләттәшләребез белән рәхәтләнеп аралашып кайтачак. Сәнгать осталары белән бергә күршеләр Сабантуена милли оешмалар вәкилләре, галимнәр һәм әдипләр дә китте. Күчтәнәчкә китаплар, вакытлы матбугат басмалары һәм җырлар альбомнары да алды якташларыбыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2