Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милләттәшләребез Яңа елны каршылый
Милләттәшләребез Яңа елны каршылый
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Яңа елны каршылап, төрле бәйрәм чаралары үткәрү Россия төбәкләрендә тупланып яшәүче татарлар өчен дә гадәти күренешкә әверелеп бара. Тик шунысы да бар, милләттәшләребез бу чараларны үзенчәлекле итеп, аларга ниндидер милли колорит биреп үткәрә.
Шундый бәйрәм чаралары бу көннәрдә инде Мәскәүдә һәм Самарада яшәүче милләттәшләребез, шулай ук Санкт-Петербургның «Татарстан» татар җәмгыяте тарафыннан үткәрелде. Бүген исә Яңа елга багышланган татар дискотекасы Түбән Новгородның «Спутник» кинотеатрында үткәрелә. Аны шәһәрнең «Яшьләр» исемле татар яшьләре хәрәкәте оештыра. Яңа елны лаеклы каршылау буенча төрле чаралар, әлбәттә, Татарстанда һәм Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез тарафыннан да үткәрелә. Ә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Чыршы» бәйрәме 3—7 гыйнвар көннәрендә үткәрелер дип көтелә. Анда һөнәри һәм үзешчән артистлар чыгыш ясаячак, шулай ук балалар өчен төрле уеннар һәм бәйгеләр оештырылачак. «Чыршы» бәйрәмендә Кыш Бабай һәм Кар Кызы татарча сөйләшер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз