news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милләттәшләр Ригага Чәкчәк бәйрәменә чакырыла

Балтыйк буе илләреннән тыш, анда Германия, Финляндиядән дә татарлар катнашыр дип көтелә

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татар халкының киң таралган һәм танылган милли ризыкларының берсе чәкчәккә багышланган бәйрәм соңгы елларда республикадан читтәге төбәкләрдә гомер итүче милләттәшләр арасында еш үткәрелә, әлеге баллы ризык башка милләт вәкилләре күңеленә дә хуш килә. Латвиянең “Чишмә” татар-башкорт мәдәният үзәге рәисенең яшьләр белән эшләү буенча урынбасары Олег Шәрипов, чәкчәк татарның визит карточкасына әйләнде, дип белдерә.

Аның хәбәр итүенчә, Ригада Чәкчәк бәйрәменең чираттагысы 27 ноябрь көнне 12.00 сәгатьтә Ита Козакевич исемендәге Латвия милли мәдәният җәмгыятьләре ассоциациясе бинасында (Рига ш., Слокас, 37) башланачак. Анда Латвия һәм башка ил-дәүләтләрдән сәхнә сәнгате осталары, шулай ук, Германия, Финляндия, Литва, Эстониядән милләттәшләр катнашыр дип көтелә, милли җыр-биюләрдән төзелгән концерт белән бергә татар милли ризыклары, бигрәк тә чәкчәк һәркемгә җитәрлек булачак, дип вәгъдәли О.Шәрипов. “Ригага Чәкчәк бәйрәменә килергә теләгәннәр өчен без кунакханәдә урыннар алып калырга әзер: төн кунып чыгу бәясе - 10 евродан башлап. Визалар рәсмиләштерү кирәк булганнарга бу хакта алданрак хәбәр җибәрүләрен сорыйбыз. Безгә рәхим итегез!” - дип мөрәҗәгать итә “Чишмә” татар-башкорт мәдәни үзәге вәкиле.

Олег Шәрипов белән oleg@tatarlar.lv электрон адресы буенча элемтәгә керергә мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100