Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милләттәшебез Рифкат Бохәрмәтов сынлы сәнгать өлкәсендә югары үрләрне яулады
Милләттәшебез Рифкат Бохәрмәтов сынлы сәнгать өлкәсендә югары үрләрне яулады
(Бишкәк, 20 апрель, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Кыргызстанда яшәп иҗат итүче татар рәссамы Рифкат Бохармәтовның шәхси күргәзмәсенә Бишкәктә йомгаклау үтте. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә, рәссам күргәзмә барышында туган тәэсирләре белән бүлеште. 30 елдан артык иҗат эшчәнлегендә Рифкат Исмәгыйль улы төрле шәһәр, республика, бөтенсоюз һәм халыкара сәнгать күргәзмәләрендә үзенең картиналары белән катнашкан. Ләкин шәхси күргәзмәсен ачу бәхетенә ул әле генә ирешкән. Күргәзмәгә аның 150дән артык картинасы куелган һәм аның белән 3000нән артык кеше танышкан. Анда, хәтта, АКШ, Алмания, Төркия һәм Россия илчелекләре вәкилләре дә килгән булган. Кыргыз гаиләсе темасына язылган өч картинасын шунда ук республиканың Милли музеена алганнар. Күргәзмә экспонатлары турындагы кыскача белешмәле каталог, сынлы сәнгать сөючеләр арасында бик тиз таралып беткән.
Шәхси күргәзмәгә килгән күп санлы халыкның фикерләренә караганда, Р.Бохармәтов иҗатында неореализм юнәлешенең юл яруы һәм авторның, рәссам буларак, сынлы сәнгать өлкәсендә югары үрләрне яулавы турында әйтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз