news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милләттәшебез музеена юл суынмас

Милләттәшебез музеена юл суынмас

(Запорожье, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Украинадагы Запорожье өлкәсе татарларының “Алтын ай” җәмгыяте рәисе Рәхимә Әхмәрова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә белдерүенчә, өлкәнең Приазовка районы Розовка бистәсендә җирләнгән милләттәшебез, хәрби очучы Госман Бикбулатовның музеен ремонтлау чыгымнары район хакимиятенең быелгы бюджетына кертелгән.

Г.Бикбулатов Украина өчен барган авыр сугышта һәлак булган һәм мәңгегә Украина җирендә ятып калган. Розовка бистәсе халкы батырның исемен мәңгеләштерү йөзеннән аңа һәйкәл куйган һәм Госман Бикбулатов исемендәге хәрби музей ачып җибәргән. Музей өчен экспонатларны кайчандыр мәктәп пионер дружинасы җитәкчесе булган, ә хәзер исә шушы бистәнең хакимият башлыгы булып эшләүче Евгения Андреева җыйган. Һәр елны Җиңү һәм 22 июнь – сугыш башлану көннәрендә, Запорожьеның “Алтын ай” татар җәмгыяте активистлары музейга килә һәм якташлары Г.Бикбулатов һәйкәленә чәчәкләр сала. Г.Бикбулатовның исеме Татарстанның “Хәтер китабы”на да кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot