news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Милләттәшебез Александр Таҗетдинов каратэ буенча беренче урынны яулаган

^Милләттәшебез Александр Таҗетдинов каратэ буенча беренче урынны яулаган

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Красноярскида Себер һәм Ерак Көнчыгыш беренчелегенә үткәрелгән киокушинкай каратэ буенча ярышларда Находкада яшәүче милләттәшебез Александр Таҗетдинов барлык көрәшләрдә дә җиңеп чыгып, беренче урынга чыккан. Каратэнең кумитэ төре буенча 14-15 яшьтәгеләр арасында аңа тиңнәр табылмаган.

Ә менә кичә генә Владивостокның Ерак Көнгчыгыш дәүләт техник университетының яшьләр үзәгендә тәмамланган шахмат буенча Приморье чемпионатында да, Артем шәһәреннән милләттәшләребез Руслан Җомабаев, Сергей Моратов һәм Бэлла Үмбәтовадан торган команда, җиде турда 25 очко җыеп, 100 шахматчы арасында төп призны яулаган.

Приморье татарларының «Дуслык» милли-мәдәни оешмасының яшьләр эше бүлеге хәбәр итүенчә, ярышлар нәтиҗәләре буенча Приморьеның милләттәшләребез дә кергән җыелма командасы төзелгән һәм алар якын араларда узачак Ерак Көнчыгыш федераль округы чемпионатында катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot