news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Милләтпәрвар шәхесне искә алу

Милләтпәрвар шәхесне искә алу

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Фоат Уразаев). 7 февральдә татар халкының күренекле җәмәгать эшлеклесе, галим һәм милләтпәрвар шәхес, БТИҮнең беренче президенты Марат Әбдрәсул улы Мөлековның тууына 75 ел тула. Бу уңайдан милли җәмгыятьләр берлеге — Милли шура 5 февральдә БТК Башкарма комитеты бинасының утырышлар залында «Хәзерге сәяси вәзгыять һәм татар милли хәрәкәтенең бурычлары» дигән темага сөйләшү уздыра. Анда Марат ага Мөлековның якыннары һәм фикердәшләре, күренекле сәясәтчеләр, әдәбият, сәнгать һәм дин әһелләре, шулай ук гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренең катнашуы көтелә.

Марат ага Мөлеков тумышы белән Себер якларыннан. Ләкин аның уку еллары һәм тормыш юлы Казан һәм Татарстан белән тыгыз бәйләнгән. Ул Питрәч районы Шәле авылында мәктәп директоры булып эшли, Казанда югары уку йортларында укыта, ә үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, бөтен тырышлыгын татар халкының милли хәрәкәтенә багышлый, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең беренче президенты булып сайлана. Татарстан Югары Советы депутаты буларак, Марат Мөлеков Татарстанның дәүләт бәйсезлеге турында Декларацияне кабул итүдә дә актив катнаша. Ул Татарстан Конституциясен кабул итүдә һәм суверен республиканың юридик нигезләрен ныгытуда да үзеннән зур өлеш кертә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100