Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Милләтнең киләчәген кайгыртучы асыл зат
Милләтнең киләчәген кайгыртучы асыл зат
(Ульяновски, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Бу көннәрдә Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәдәни тормышын әйдәүче Гамил Галиуллинга 55 яшь тулды. Өлкән буын вәкилләре арасында Зыя Ярмәкинең “Аккаен” шигыренә язылган җырны белмәүче юктыр да. “Яфраклары яшел аккаенның”, дип башлана иде бит беренче җыр дәресе. Шунлыктан Иске Ярмәктә 35 ел элек тәпиләп киткән фольклор ансамбленең “Аккаен” дип аталуы да гаҗәп түгел. “Аккаен” шигыре авторының шушы авылда туган булуы да моңа сәбәп булгандыр.
Милләтебезгә тыйнак кына хезмәт итүче асыл затларыбыз гадәттә күзгә ташланмый. “Аккаен” исемле фольклор ансамбле Самара өлкәсендә генә түгел, күрше төбәкләрдә дә дан яуласа да, аңа җан өргән һәм 35 ел буе инде җитәкләүче Гамил Галиуллин турында аз беләләрдер. Андый шәхесләр юбилейлар уңаеннан гына искә алына.
Гамил Галиуллин гомерен авыл үзешчәннәрен җитәкләүгә багышлаган шәхес. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бүгенге акча куу заманында “үзешчән” дигән кавемне дә очрату бик кыен хәзер. Сирәгәйделәр алар. Ә менә “Аккаен” гөрләп яши. Самарада узган бер генә милли бәйрәм дә ансыз узмый, дияргә буладыр. Һәм аның киләчәге дә өметле күренә, чөнки Гамил Галиуллин мәктәптә “Аккаен”га алмаш әзерли башлады. Ул Мәдәният йортында эшләү белән генә чикләнмичә, мәктәптә музыка дәресләре дә алып бара. Кызганыч ки, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы бик түбән. Акыл сыймаслык дәрәҗәдә түбән. Ләкин сәнгатьне сөю генә түгел, аны халыкка иңдерүне дә җан ризыгы дип санаучы милләтпәрвар егетне мондый гаделсезлек яраткан гамәленнән биздерә алмый. Шөкер, акча җитмәүдән зарланып та утырмый ул, заманча эшли дә белә – кибет тота. Тормыш ихтыяҗлары өчен шунысы җитә. Бу исә яраткан гамәленә – милли сәнгатькә хезмәт итүгә мөмкинлек бирә. Гамил Галиуллинның “Мәктәп балалары арасында үземне бәхетле хис итәм, мәктәптән кайтасы да килми”, - дигән сүзләре дә шуңа дәлил.
Милләтебезнең киләчәген нәкъ шундый асыл затлар әйди дә инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз