news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милләтнең эче "буш" булса, моңа хуҗа табыла - Түбән Кама театры баш режиссеры Галиев

Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев халыкның җиңел сәнгатькә йөз тотуына үз аңлатмасын бирде.

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына интервьюда халыкның җиңелчә сәнгатькә йөз тотуына үз аңлатмасын бирде.

“Халыкның эче буш булганда, шул бушлыкны төрле җырчылар тутыра. Җиңел формалар арта, - ди ул. - “Бу - профессиональ түгел, зәвыклы түгел”,  - дибез, барыбыз да аңлый моның нәрсә икәнен, ләкин бит халыкның эче бушаган - шул буш урынны тутырырга кирәк! Әгәр кемнең дә булса хәленнән килсә, зәвыклы сәнгать белән тутырып, халыкны тәрбияләсә – кем сүз әйтә?! Милләттә буш урын бар икән – хуҗа табыла”.

“Әгәр нинди дә булса театр халыкны җыя алса, халыкка нәрсә дә булса күрсәтә алса, мин сөенеп кенә яшим, - ди режиссер. - Бөтен халкым театр уйнасын, бөтен халкым үзенчә шаярсын иде, югалмасын гына иде”.

Рөстәм Галиев Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры белән бер шәһәрдә барлыкка килеп, актив иҗат иткән “Мунча ташы” театрының үзләренә конкурент булмавын, аларның үз юлы, үз матурлыгы, үз чисталыгы булуын билгеләп үтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100