news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милләтне авыл яшәтә, дип әйтеп ялгыштык – Әхәт Гаффар

Әхәт Гаффар: Татар язучыларын, татар милләтен авыл саклый дип, саксыз сүз әйтеп ташлаганбыз.

(Казан, 7 март, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова).  Авылыбызны ярату фаҗигагә китерә язды, диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә танылган татар язучысы Әхәт Гаффар.

«Авылсыз берничек тә булмый. Тик авылыбызны яратуны арттырып җибәрдек булса кирәк, - ди язучы. - Татар халкын, татар язучыларын авылыбыз саклый дип, саксыз сүз әйтеп ташлаганбыз. «Татар халкын, авыллары саклыймыни әле, әйдә бетерүне авылдан башлыйбыз», дип тотындылар. Оптимизацияне сәбәп итеп, татар мәктәпләре ябылды... Пушкин әкиятендәге әби кебек, ярык тагарак каршында калабыз булса кирәк инде. Йә Аллам, ялгышсам гына ярар иде».

Язучы Әхәт Гаффарның «Олы юлның тузаны» романы һәм «Дәрья башы» китабы  быел Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Әхәт ага белән оештырылган әңгәмәне Intertat.ru газетасыннан укыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100