news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милләтләр йортында Казан һәм Санкт-Петербург бәйләнеше турында күргәзмә ачылды

Әлеге күргәзмәдә кешенең үз тамырлары белән элемтә идеясе чагылыш тапкан.

Милләтләр йортында Казан һәм Санкт-Петербург бәйләнеше турында күргәзмә ачылды

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Милләтләр йортында «Йөз ел бергә. Казан-Санкт-Петербург транзит» халыкара күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстан Рәссамнар берлегенең «Безнең Республика» һәм ТАССРның 100 елллыгына багышланган проекты кысаларында Россиянең 12 төбәгеннән катнашалар.

Экспозицияне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм «Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге» оештыра. Бу турыда Вәкиллек хәбәр итә.

«Безнең Республика» юбилей күргәзмәсе Татарстанның мәдәни байлыгының күптөрлелеген күрсәтә. Катнашучыларның географиясе сокландыра: Комсомольск-на-Амуре шәһәреннән — Санкт-Петербургка һәм Череповецтан Симферопольга кадәр. 

Әлеге күргәзмәдә кешенең үз тамырлары белән элемтә идеясе чагылыш тапкан. Анда рәсем сәнгатенең төрле юнәлешләрендә эшләүче танылган рәссамнарның җитмештән артык эше тәкъдим ителгән. Бу натюрмортлар, портретлар, жанр композицияләре. Рәсем эшләре традицияләрне саклауга этәрә, Россия халыкларының күпмилләтле мәдәниятләре чыганакларына алып чыга.

Экспозициянең үзенчәлеге башкарылган эшләрнең форматыннан гыйбарәт. Барлык эшләр 100/100 үлчәмендә башкарылган.

Әлеге күргәзмәне Мәскәү, Казан, Чабаксар, Самара һәм Татарстан Республикасының биш шәһәрендә, шул исәптән Татарстан халыклары Дуслык йортында да тәкъдим иттеләр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100