news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Милләтебез хәзинәләре” сменасы ике тапкыр күбрәк баланы кабул итәчәк

Депутат сүзләренчә, берничә елдан “Идел” яшьләр үзәге сменада 180 бала урынына 360 баланы кабул итә алачак.

“Милләтебез хәзинәләре” сменасы ике тапкыр күбрәк баланы кабул итәчәк
Расих Фасхутдинов

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). “Милләтебез хәзинәләре” профильле сменасы 360 бала кабул итә башлаячак. Бу хакта "Яшь татар лидеры мәктәбендә" Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

“Безнең 120 баланы җыя алмаган вакытларыбыз булды. Бүген ике сменада 180 бала кабул итәбез һәм һәрбесендә дә конкурс бар. Балалар телне өйрәнәсе килми дип әйтәләр. Әгәр дә кызыксындыра белсәң, андый теләк туа. Бездә балалар Казан, Болгар белән таныша. “Милләтебез хәзинәләре”нең программасы да, мохите дә балалар өчен яраклаштырылган. Безгә төбәк җитәкчеләре дә аз урын булу белән мөрәҗәгатькә чыга. Без тулы ике сменада 360 бала кабул итәргә телибез. Шулай ук без “Милләтебез хәзинәсе” кебек чараларны төбәкләрдә уздыруны кабул итәбез, чөнки барлык катнашучыларны Казанга кадәр алып килеп булмый”, - диде Илдар Гыйльметдинов.

"Милләтебез хәзинәләре” профильле сменасының максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, татар халкының мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтенә хөрмәт тәрбияләү. Профильле смена Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, "Идел" яшьләр үзәге оештыра.

“Яшь татар лидеры мәктәбе” – Россия һәм чит ил төбәкләрендәге яшьләрдә лидерлык сәләтен үстерү урыны. Һәр елда мәктәпнең темасы билгелә. Делегатлар чакырылган кунаклар белән милли үзаң, халыкның гореф-гадәтләрне һәм хәзерге заман трендларын өйрәнә. Исегезгә төшерәбез, 14-20 декабрь көннәрендә Казанда "Яшь татар лидеры мәктәбе" уза. Россиянең 12 төбәгеннән барлыгы 40 делегат катнаша. Быелгы "Яшь татар лидеры мәктәбе" җитәкчеләрне барлауга багышланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100