news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Милләтебез хәзинәләре" лагеренда Россиянең 11 төбәгеннән татар балалары ял итә

«Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасы 1-7 июнь көннәрендә Казанның "Волга" Яшьләр үзәгендә узачак.

"Милләтебез хәзинәләре" лагеренда Россиянең 11 төбәгеннән татар балалары ял итә

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). 1-7 июнь көннәрендә татар балалары өчен Казанның «Волга» Яшьләр үзәгендә чираттагы «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасы ачыла. «Идел» яшьләр үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быелгы беренче сменада Россиянең 11 төбәгеннән 90 баланың ял итүе көтелә.

  • ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештырган сменаның максаты – Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү. Инде берничә ел рәттән Новосибирск һәм Төмән шәһәрләрендә дә шундый ук җирле сменалар үтә башлады.

7 көн дәвамында балаларга татар теле дәресе укытылачак. Музыка, актерлык осталыгы, кул эшләре буенча иҗат остаханәләре булачак. Татарча бердәм диктант язу, Казанның тарихи урыннарына экскурсияләр оештырылачак. Шулай ук Милли музейга һәм театр, кинотеатрларга сәяхәт кылу каралган.

Смена дәвамында балалар «Татар кызы», «Татар егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» кебек иҗади бәйгеләрдә катнашачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100