news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Милләтебез хәзинәләре» балалар лагеренең профильле сменасы быел онлайн узачак

Лагерьга 10-17 яшьлек егетләр һәм кызлар чакырыла.

 «Милләтебез хәзинәләре» балалар лагеренең профильле сменасы быел онлайн узачак
Татар-информ архивы

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). «Милләтебез хәзинәләре» балалар җәйге лагереның профильле сменасы быел дистанцион формада узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге профильле смена Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларын берләштерү өчен оештырыла. Лагерьга 10-17 яшьлек егетләр һәм кызлар чакырыла.

Чараның программасында татар теле дәресләре, мастер-класслар, татарлар тарихы белән танышу. Шулай ук балалар өчен дистанцион формада күңел ачу программасы да оештырылачак: иртәнге зарядка, кичке чаралар, яшьтәшләре, башка катнашучылар белән чатларда аралашу һ. б. күрсәтелгән.

Сменаның озынлыгы: 7 көн. Һәр катнашучы көн саен онлайн режимда 2,5 сәгатьтән артык вакыт уздырачак.

Татар теле дәресләре «Ана теле» онлайн-мәктәбе белән берлектә дистанцион формада узачак. Балалар татар теле нигезләрен өйрәнәчәкләр һәм киләчәктә дә өйрәнүне мөстәкыйль рәвештә дәвам итә алачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot