news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милләте булган халык тарихын белергә тиеш – Дамир Исхаков

Этнолог әйтүенчә, һәр татар бу вакыйганы истә тотарга тиеш.

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков билгеләп узганча, милли аңы булган кеше Хәтер көнендә ата-бабаларын искә алырга тиеш. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.

“Милләте булган халык тарихын белергә тиеш. Тарихта төрле вакыйгалар, шул исәптән фаҗигалеләре дә була. Казанны басып алуда шәһит киткәннәрне искә алу – Хәтер көнен уздыру совет чорыннан соң традициягә керде. Һәр татар бу вакыйганы белергә һәм искә алырга тиеш, чөнки ул коточкыч сугыш булган. Мин демограф буларак әйтә алам – татарларның өчтән бере кими. Кешенең милли аңы булса, монда килеп, ата-бабаларын искә алырга тиеш”, - дип фикерен җиткерде Дамир Исхаков.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100