news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милләтара һәм дини низаглар буенча 112 хезмәтенә быел 125 хәбәр кабул ителгән

"Мондый характердагы мөрәҗәгатьләр буенча эшләвебезне мактыйлар", – ди Олег Степущенко.

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “112 ашыгыч шалтыратулар хезмәте”нә милләтара һәм дини низаглар мәсьәләсендә быел 125 хәбәр килеп ирешкән. 2014 елда – 107, 2015 елда – 162, 2016 елда 139 хәбәр кабул ителгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“2013 елда Россия Федерациясе Президенты Уфада шушы мәсьәлә буенча киңәшмә үткәргән иде. Ул биргән йөкләмәләрнең берсе – төбәкләрдә милләтләр һәм диннәр арасындагы конфликтлар буенча хәбәрләр кабул итә торган мөстәкыйль үзәк булдыру иде. Без, үз чиратыбызда, өстәмә хезмәт булдырмаска, ә 112 хезмәте нигезендә шушы эшне оештырырга тәкъдим иттек. Безне хупладылар. Белгечләр бу мәсьәләләр буенча өстәмә укытылды. Әлегә безне мактыйлар. Без Россиядә Президент йөкләмәсен тиз һәм сыйфатлы итеп үтәүчеләрнең берсе булдык”, – диде Татарстан буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко.

Аның әйтүенчә, милләтара һәм динара низаглар җирлегендә килгән хәбәрләрнең 90 проценттан артыгы криминаль характер белән бәйле. “Бер милләт кешесе урамда башка бер кеше белән дорфа гына сөйләшеп, сугыша башлаганнар. Вакыйганың шаһиты 112 номерына шалтыратты. Бу хәбәрне полициягә, бердәм диспетчерлык үзәгенә, Татарстан Президенты департаментына юлладык”, – дип белдерде Олег Степущенко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100