Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милләтара, дианара мөнәсәбәтләрне ныгыту – барлык хакимият органнары бурычы – президент
Президент киләчәктә дә дәүләтнең милли сәясәтен гамәлгә ашыру программалары эчтәлеген камилләштерергә кирәклеген билгеләп узды.
(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина). Төрле этник төркемнәр һәм дин вәкилләренең үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеге, республикадагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту, илебездән читтә яшәүче ватандашларга булышлык күрсәтү – барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының мөһим бурычы. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында билгеләп узды.
“Без киләчәктә дә традицион конфессияләрнең радикальлеккә һәм катгый ризасызлыкның теләсә-кайсы формаларына каршы көрәшүенә, җәмгыятебезнең рухи-әхлакый үсешендә үз рольләрен арттыруга юнәлтелгән тырышлыгына эзлекле төстә ярдәм күрсәтәчәкбез”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Президент республикабызның гына түгел, гомумән, бөтен Россиянең кадерле тарихи ядкаре булган Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызу, шулай ук Болгар ислам академиясен төзү җәмгыятьтәге татулыкны чагылдыра торган гамәл булуын билгеләп узды. “Академия, һичшиксез, алдынгы фәнни һәм рухи үзәккә әйләнеп, традицион исламны ныгытуга зур өлеш кертергә тиеш”, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов республикада милләтара һәм диннәр арасындагы элемтәләрнең, этномәдәни үсешнең югары дәрәҗәдә булуы Татарстан халыкларының III съездында һәм Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында да ачык чагылыш тапканын әйтте. “Хакимият органнарына, Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән бергәләп, әлеге абруйлы форумнар тәкъдим иткән барлык чаралар комплексын җентекләп эшләү зарур”, - дигән күрсәтмә бирде Президент. Аның әйтүенчә, алга таба да дәүләтнең милли сәясәтен гамәлгә ашыру программалары эчтәлеген һәм этник-конфессиональ өлкәдә мониторинглау эшләрен алып баруны камилләштерергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз