Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Милләт җыены»на Мәскәү татар штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев та чакырылган
«Милләт җыены»нда Ямалиевны конгресска кайтару мәсьәләсе каралмаячак, ди конгресс рәисе.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев «Милләт җыены»на чакырылганын әйтте.
«Рөстәм Ямалиевка чакыру җибәрдек. Мәскәү татарлары штабы, Рөстәм Ямалиев белән элемтә һәрвакыт булды, бүген дә без элемтәдә. Аның фикерләре, тәкъдимнәре, милләт язмышына битараф булмавы ачыктан-ачык билгеле. Без бернинди каршылыкта түгел, имза белән рәсми хат җибәрдек. Татар конгрессының төп максаты — ул халкыбызны берләштерү», — диде Данис Шакиров журналистларга.
«Мәскәү татарлары штабы» 2019 елның җәендә Бөтендөнья татар конгрессы составыннан чыгарылды. Моның сәбәбе — Мәскәүдәге Асадуллаев йортына бәйле каршылыклы вәзгыять. Соңыннан Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән Рөстәм Ямалиев очрашып, бергә эшчәнлек алып бару турында килешсәләр дә, Мәскәү татар штабы конгресс составына кире кертелмәде.
Данис Шакиров сүзләренчә, «Милләт җыены» нда Ямалиевны конгресска кайтару мәсьәләсе каралмый.
«Моңа бит хокукый яктан карарга кирәк. Конгресска кире кайтару-кайтармау мәсьәләсе Милләт җыенында хәл ителми. Рөстәм Фәизовичның бу чарада катнашып, безнең белән бергә булуы үзе үк шушы сорауга җавап та булып тора», — диде.
«Бу бит оешма җитәкчеләре җыены гына түгел, бу татарның күренекле шәхесләре җыены», — дип хуплады Марс Тукаев Данис Шакиров сүзләрен.
Мәскәү татарлары штабы Васил Шәйхразиев инициативасы белән Бөтендөнья татар конгрессыннан чыгарылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз