news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милләт кызы//ҖАНЫ ҖӘННӘТТӘ БУЛСЫН!//14 сентябрь, №37

Милләт кызы//ҖАНЫ ҖӘННӘТТӘ БУЛСЫН!//14 сентябрь, №37

Үткән гомерләренең хәсрәтле сагышын кемнәргә сөйләде икән Зәйнәп апа? Әллә үз кайгысын эчкә йотып, башкаларны күбрәк юатты микән?

Тышкы матурлыгы белән генә түгел, затлы гаиләдә туып, чын зыялы ханым булып танылган һәм замандашларының олы хөрмәтенә ирешкән Зәйнәп Кәримова-Хәсәни хакында сүземне болай башлавым сәеррәк тә төсле тоелыр, бәлки. Әмма репрессияләнгән ирен югалту өстенә, 5 баласы вафатын кичергән яралы йөрәкнең ачысын ничек тоймыйсың, сизмисең, ди.

Үз гомерендә татарның игелекле байларыннан саналган, милләте өчен хәләл акчасына 13 мәчет һәм 7 мәдрәсә салып калдырган Ногман хаҗи Габделкәримов кызы Зәйнәп — нык нәсел дәвамчысы. Туган йорты, шөкер, әле дә сакланган, Нариман һәм Фатих Кәрим урамнары чатында тора. Совет власте урнашкач хаҗиның гаиләсе аннан куыла. Анда башта хәрбиләр, соңрак сәламәтлеге начар булган балалар мәктәбе урнашкан.

Ногман хаҗиның үзе хакында, ягъни туган авылы Түбән Көектән (Әтнә районы) 12 яшендә чыгып китеп, казакъ җәйләүләрендә көтү көтүе, Оренбург һәм Казан байларына тырыш хезмәте нәтиҗәсендә байлыкка ирешүен язсам сүз озынга китә. Шулай да аның үз балаларына (4 кызы һәм 2 ир баласы була) искиткеч матур тәрбия бирә алганын искәртеп китәсем килә.

1887 елның сентябрендә олы кызы Зәйнәп тугач, ул гувер- нантка яллый. Чын милли тәртипләр генә яшәгән йортта рус, француз телләре ишетелә башлый, пианино тавышы да яңгырый. Зур гына китапханә оешып, анда татарча, төрекчә китаплар белән бергә, рус һәм европалы халыкларның классик әдәбиятларыннан да үр- нәкләр табарга мөмкин була.

Зәйнәп үсеп буйга җиткәч, нәкъ әтисе кебек алдынгы караштагы сәүдәгәр Сибгатулла хаҗи улы Әхмәтгәрәйгә кияүгә чыга. (Сибгатулла хаҗи да чыгышы белән Әтнә ягының Ашыт авылыннан). Шунысы да кызык, Сибгатулла абзый да үзенең икенче улы Габделбарины Ногман хаҗиның кызы Гайшәгә өйләндерә. Туганлык, дуслык хисләре көчле булган, күрәсең, кодалар арасында.

Әхмәтгәрәй Хәсәни (1883) исә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем алган егет, аның өстәвенә әтисе укытучы яллап өйдә дә укыта. Шуңа күрә белеме бик югары — рус, төрек, француз, гарәп телләрен дә яхшы белә торган була. Рус, Европа әдәбияты, сәнгате, тарихы буенча киң мәгълүматлы егет шәрык мәдәниятен яхшы белгән. Шул ук вакытта, татар мәгърифәтчелеге йогынтысында тәрбияләнгәнгә күрә, яшьтән үк язучылык, тәрҗемәчелек өлкәсендә дә көч сынап караган. Сибгатулла абзый аның коммерсант булуын теләсә дә, егетнең күңеле әдәбиятка тартыла. “Гасыр” исемле нәшрият ачып, рус классик әдәбиятын татар телендә бастырып дөньяга чыгаруга күп көч куя. 1910 елда, басмаханә эшләрен өйрәнү максатыннан, Швейцария, Польша, Франция, Германиядә булып кайта, күп мәгълүмат туплый.

Менә шулай матур тәрбия алган ике тигез шәхестән гаилә төзелә. Зәйнәп белән Әхмәт- гәрәй бик бәхетле яшиләр. Уй-фикерләре, дөньяга карашлары уртак, бергә-бергә даими хезмәттә яшиләр алар.

Әдәбиятны яхшы белгән Зәйнәп тә нәшрият эшләренә якыннан катнаша. Әхмәтгәрәев дә башта аның белән киңәшә, хәтта үзе белән бертигез җаваплы нашир итеп тануны сорап, тиешле органнарга ике тапкыр үтенеч яза. Алар янына татарның иң алдынгы, күренекле яшьләре тартыла. Хәсәниләрнең чәй табынында татар язучыларының бергә җыелып, әсәрләре хакында фикер алышулары гадәти күренешкә әйләнә. Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Газиз Гобәйдуллин һәм Гафур Коләхмәтов Әхмәтгәрәйне әдә- би журнал чыгарырга күндерәләр. Тукай тәкъдиме белән “Аң” дип исемләнгән журналның беренче секретаре Зәйнәп Хәсәни була. Биредә Зәйнәп апаның, әдәбиятны яхшы белүе өстенә, искеткеч талантлы шәхес булуы да төп рольне уйнагандыр дияргә урын бар.

ГабдуллаТукай журнал өчен махсус шигырь яза һәм бу шигырь 1912 елның 15 декабрендә 1 нче санның тышлык битендә басылып чыга.

Без бишенче елны бер көнне

уяндык таң белән,

Эшкә дәгъват итте безне

кемдер изге нам белән, —

ди шагыйрь һәм татар яшьләренең 1905-1907 еллардагы эшчәнлегенә тарихи бәя бирә.

Г.Тукайның соңгы көннәре дә Хәсәниләр белән бәйле. Безнең көннәргә кадәр сакланган ике хаты да Хәсәниләргә юлланган. 1913 елның 20 мартында “Аң” журналын кайгыртып язылган хатында Әхмәтгәрәйгә: “Материал алып китсәң, ярыйдыр иде, көн дә сине көттем”, — ди, шагыйрь.

Зәйнәпкә хатны 1913 елның 28 мартында яза Тукай: “8 нче санга бар кадәремне җибәрдем. Беренче корректурасын үземә күрсәтсәгез икән”. Шунысы да мәгълүм, Зәйнәп Хәсәни бөек шагыйребез ихластан хөрмәт иткән ханымнарның берсе. Хатын-кызлар белән әңгәмә корудан кача, ятсына торган Габдулланың аңа булган мөнәсәбәте олуг әдибебез Фатих Әмирхан истәлекләрендә күренә. Шулай, 1912 елның җәендә Хәсәниләрнең дачасына кунакка чакырылгач, Тукай Фатихка: “Юк, хатын-кыз булган җирдә минем өчен уңайлык булмый инде. Син үзең генә бар, анда мин бармам”, — дип, баш тартмакчы була. “Лә- кин шунысы гаҗәп, — дип яза Фатих Әмирхан, — барып җитеп, әүвәлге чәй янында ук сахибәи ханә (хуҗа хатын) белән танышу мәҗбүрияте алдына куелгач, ул моннан артык уңайсызланган шикелле күренмәде... Соңга таба инде ияләште вә сөйләшеп тә утыра башлады”. (Ф. Әмирхан. Әсәрләр. Дүрт томда. IV том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986).

Зәйнәп ханымның җәмәгать эшләрендә дә актив катнашып йөрүе мәгълүм. Изгеләр урынында йөртелергә лаек Фатиха Аитованың татар кызлары өчен ачылган мәктәбендә (1909), соңрак 1916 елда ачылган гимназиясендә ул попечительләр советы әгъзасы һәм Аитованың иң зур ярдәмчесе була. I Бөтендөнья сугышы башлангач, мөселман яралылары өчен махсус лазарет ачуны башлап йөрүчеләр дә алар икесе. Лазарет өчен кирәкле бөтен нәрсәләр Хәсәниләр йортында тегелә. Моның өстәвенә сугыштан куркып Казанга килгән мөселман качакларга да эшлекле ярдәм оештыруны үз өстенә алган игелекле ханымнар алар. Качакларга өс-баш киемнәре, урын-җир әйберләре җыюда, балаларын мәктәп-мәдрәсәләргә урнаштыруда көчләрен дә, вакытларын да кызганмыйлар. Бу хакта архивта документлар сакланган.

Әйтеп үтим, Зәйнәп Хәсәни белән Фатиха Аитованың дуслыклары гомер буена бара. Фатиха апа параличланып 16 ай буе үлем түшәгендә ятканда аның янына йөрүче бердәнбер кеше — җан дусты Зәйнәп була.

1917 елда Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары корылтаен оештыруда башлап йөргән Хә- дичә Ямашева-Таначевага иң зур ярдәмне күрсәтүчеләрнең берсе дә Зәйнәп Хәсәни. Корылтай делегатларының бергәләп төшкән рәсемнәрендә ул Фатиха Аитова янәшәсендә утырган.

Октябрьдән соң, татарның көйләнә башлаган тормышы җимерелә. Әхмәтгәрәй китап нәшриятында эшләвен дәвам итәргә тырыша, тәрҗемә белән шөгыльләнә. Татар язучыларының әсәрләрен халыкка тарату өчен НЭП чорында, Шиһап Әх- мәров, Хәбибрахман Зәбиров, Ибраһим Биккулов, Ибраһим Аитов һәм башкалар белән бергә, “Яңа китап” дигән исемдә бер ширкәт тә оештыра. Тик, Совет хөкүмәтенең махсус рөхсәте белән ачылып, уңышлы гына эшли башлаган бу ширкәтнең гомере кыска була. Ул ябыла, ә ширкәтне оештыручылар кулга алына. Бу хәлләр совет хакимиятенең дә изелгән халыкларга карата патша хөкүмәте тарафыннан алып барылган мәдәни геноцид, ягъни халыкның милли аңын буу, телен кысу, мәктәбен бетерү, матбугатын кисү сәясәтен алып баруын ачык аңлатып торалар.

Әхмәтгәрәй Хәсәни 1931 елның 7 гыйнварында кулга алына. Сәбәбе, имеш, ул ак эмигрант Гаяз Исхакый белән хат алышкан, аның әсәрләрен бастырган. Моның өстәвенә тентү вакытында типографиядә гарәп хәрефләре табылган икән. Бу инде ширкәт әгъзаларын “Коръән” бастырып таратуда гаепләү өчен җитәрлек сәбәп була. Искитәрлек хәл, марксистик идеологиягә туры килмәгән изге Коръән хәрефләре Совет властеның куркыныч дошманы булган лабаса.

Әхмәтгәрәй камерада Шиһаб Әхмәров белән бергә утыра. Алар сөйләшкәндә искә алынган исемнәр махсус шымчы тарафыннан органнарга җиткерелеп тора. Үзләренә передача китергән Хәдичә апа Ямашева хакында алар: “Исән-сау гына булса ярар иде, безнең хәлгә төшәргә Ходай язмасын”, — дип искә алалар. Иртәгесе көнне үк Хәдичә апа да төрмәгә ябыла. Әхмәтгәрәйнең хәлен белергә барган җирдә Зәйнәп апа дә кулга алына. Ә аңа кадәр аны Әхмәтгәрәй белән бергә яшәгән йортыннан куалар. Күчеп торыр өчен урын бирмиләр, җыенып күчәр өчен дә бары 24 сәгать кенә вакыт бирәләр. Бу борчуларын иренә әйтмәгән Зәйнәп апа: “Бер кайгысын биш итәсем килмәде”, — дигән.

Аның төрмәдә күпме утырганын ачыклый алмадым. Һәрхәлдә, озак утырмагандыр, дип уйлыйм. Чөнки 1933 елда Әхмәтгәрәйнең: “Мине сөргенгә җибәрәләр, яныма килә алырсыңмы?” — дигән хатын ул үзе ала. Җавабында: “Дөньяның кайсы почмагында сиңа урын бирсәләр, мин шул җиргә синең яныңа барам”, — дип язган. Сорау алган вакытта үзләренә карата ерткычлыклар, җәза алымнары кулланылганын Шиһаб абзый язып калдырган. Бу язма архивта әле дә саклана. Ак диңгез — Балтыйк каналын төзүгә җибәрелгәнче, Әхмәтгәрәйгә дә бу тәмугны тулысынча үтәргә туры килгән. Тән һәм җан сырхауларыннан ул сәламәтлеген тәмам югалткан. Эшли алмас хәлгә җиткәч, аны Себергә мәң- гелек сөргенгә җибәрәләр. Юлда барганда Иркутск тирәсендә ул җан бирә. Кабере билгесез. Бу хәл 1934 елда була.

Совет оешмалары Казандагы Зәңгәр мәчетне ябып, анда 9 гаиләлек фатир ясыйлар. 1933 елда Хәсәниләрнең төзүче-инженер уллары Әхмәтгалигә дә шунда 2 бүлмә бирелә. Зәйнәп апа, ниһаять, улы янына күчеп яши башлый.

Тик бәла ялгыз йөримени ул. Ирен, көйләнгән тормышын югалту кайгысына өстәлеп, Зәй- нәп апага балалар хәсрәте ишелеп төшә. Әхмәтгалие Бөек Ватан сугышына алына һәм хәбәрсез югала. Коканд шәһәрендә адвокат булып эшләгән кызлары Әминә тиф белән авырып үлә. “Халык дошманы” улы булу сәбәпле, Мәскәү институтына кабул ителмәгән уллары Рәфкать баш авыруыннан һәм 1951 елда Мәскәүдә инженер булып эшләүче уллары Чыңгыз йөрәк авыруыннан бер-бер артлы вафат булалар. Хәсәниләрнең Казанда яшәүче туганнары Радә Хәсәнова сөйләвенчә, алар барысы да 2 нче үрнәк мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган балалар булганнар икән. “Бөтен мәктәпнең горурлыгы иде алар, — ди Радә ханым. — Әмма Зәйнәп апа беркемгә дә үз хәсрәтен сөйләп елап йөрмәде. Минем әтием Бари да (Әхмәтгәрәйнең энесе), әнием Гайшә дә (Зәйнәпнең сеңлесе) аның иң якын кешеләре иде. Безгә килгәч тә олылар үз сүзләренә балаларны катнаштырмый гына сөйләшәләр иде. Зәйнәп апа чын зыялы ханым булып исемдә калган. Фатирына барсак без кечкенәләрне дә нәкъ олылар кебек кунак итеп җибәрә иде”.

Зәйнәп апа эшкә урнаша алмаган. Совет хөкүмәтенә аның белеме дә, сәләте дә кирәк булмаган. Әмма тереклек итәргә бер чара кирәк. Ул бүлмәсенә квартирантлар кертеп яши башлый. Вафаты алдыннан үзен тәрбияләгән квартиранты Гөлшат ханымга квартирасын васыять итеп калдырган. Янына килеп йөргән Зәки Нури, Афзал Шамовлардан бу эшне рәсмиләштерүдә ярдәм сораган. Васыяте үтәлгән. Гөлшат ханым аның бу яхшылыгын һич онытмый. Ел саен аның рухына багышлап Коръән укыта. Зәйнәп апа хакында иң матур истәлекләр сөйләнә бу мәҗлестә. Аның якын туганнары һәм күршеләре белән мин Гөлшат апа җыйган шундый гүзәл Коръән уку мәҗлесендә таныштым.

Зәйнәп апаның тагын бер игелеге хакында әйтеп китүне мәгъкуль саныйм: ул үзенә нинди авырлыклар килгәндә дә “халык дошманнары” Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Газиз Гобәйдуллин һәм башкаларның фотоларын яшереп саклаган һәм, еллар йомшара төшкәч, аларны әдәбиятчыларга тапшыра алган. Нинди генә кыен шартларда яшәсә дә, күркәм зәвыклы ханым булып кала алган Зәйнәп Хәсәни янына язучылар, әдәбият сөючеләр, Әхмәтгәрәенең исән калган дуслары килеп торган. Күпме истәлекләр сөйләгәндер ул аларга халкыбызның хаксызга корбан булган асыл затлары хакында...

Зәйнәп апа яшәгән Зәңгәр мәчет Ногман хаҗи йортына каршы гына урнашкан. Гомеренең соңгы елларында ул йортларына карап утырырга яраткан. Янына килеп утырган дусларына ул йортта үткәргән матур яшьлеге хакында истәлекләр сөйләгән. Еламаган. Үзен шулай матур итеп тота алуы аксөяклелегеннән килгәндер дип уйлыйм. “Ступени образования до Сорбонны” исемле китабымның тышлыгына аның калфак киеп төшкән рәсеме урнаштырылган. Йөзеннән хәзер дә нур балкып тора төсле. Мин аның якташы. Ул кайтып йөргән Түбән Көектә мин җидееллык мәктәптә укыдым. Күңелемнең җылысы аңа дога булып барсын.

Зәйнәп апаның туганы Радә ханым Хәсәновага, гомеренең соңгы елларында аңарга зур ярдәм күрсәтеп тәрбияләгән Гөлшат ханым Галләмовага һәм туганыдай якын күршесе Наилә ханым Мәхмүтовага истәлекләре белән ярдәм иткәннәре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.

Тәэминә БИКТИМЕРОВА,

Татарстан Фәннар академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре.

news_right_1
news_right_2
news_bot