news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милиция Кыш бабае бүгеннән балалар эзли

Һич кенә дә аларны җавапка тартыр өчен түгел, ә, киләсе елның 10 гыйнварына кадәр хәйрия акциясе игълан ителгәнгә, бүләк бирергә дип кенә...

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Бүгеннән киләсе елның 10 гыйнварына кадәр Татарстанда «Милиция Кыш бабае» хәйрия акциясе уздырылачак. Кыш бабай белән аның ярдәмчесе Кар кызы аз керемле гаиләләргә, балалар йортларына, балигъ булмаганнар өчен эшли торган  социаль яклау учреждениеләренә барып, Яңа ел бүләкләре, азык-төлек пакетлары һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре җыйган әйберләрне  өләшеп йөриячәк.

Һәр елдагыча, яшүсмерләрнең сукбайлыкта йөрүен кисәтүне, аеруча балалы гаиләләр көнкүрешендә җинаятьчелекне киметүне һәм тормыш итү нормаларыннан әхлакый яктан тайпылган һәм аз керемле гаиләләрне ачыклауны, ягъни социаль яктан куркыныч мохиттә калган балаларга ярдәм итүне максат иткән әлеге акция балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторларның һәм участок милиционерларының абруен күтәрүне дә күздә тота. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хатын-кызларының  «Чулпан» ассоциациясе быел 2 нче тапкыр буларак мохтаҗ балаларга хәйрия ярдәме оештыру инициативасы белән чыга, диелә әлеге министрлыктан алынган мәгълүматта.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100