news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Милиция хезмәткәрләре гаепсез кешегә аткан
Башкортстан милициясе тирәсендә чираттагы җәнҗал кубып тора
Скопировать ссылку
(Уфа, 4 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан милициясе тирәсендә чираттагы җәнҗал кубып тора. Милиция хезмәткәрләре гаепсез кешегә аткан.
Бу хәл Башкортстанның Әлшәй районындагы Бөдәньяр авылында була. Республиканың Октябрьский шәһәрендә эшләүче Раушан Гатиатуллин туган авылына – Бөдәньярга әнисе янына ялга кайта. Берочтан үзенең кайбер эшләрен дә йомышлыйсы була. Шул чакта әнисе яшәгән йортка өч милиция хезмәткәре килеп керә һәм Раушанны экстремистлар белән бәйләнештә булуда шикләнүләрен белдерә. Биредә алар тентү оештыра башлый һәм Коръән аятьләре язылган, шулай ук улларының фотосурәтләре тупланган компакт тәлинкә табып ала.
Яхшылап сөйләшергә дә өлгермиләр, бер милиционер Раушан әфәнденең аркасына пистолеттан ата. Яраланып каны саркып торса да, Раушанның кулларын каерып бәйләп куялар. Шул чакта бирегә тагын да өч милиция хезмәткәре килеп җитә. Яраланган Раушанның хәле мөшкел була башлаганын аңлагач кына аны хастаханәгә илтәләр.
Баксаң, хокук саклаучылар биредә ниндидер экстремистларны табарга күрсәтмә алган, ләкин адресны бутап Раушанның әнисе йортына килеп кергән икән. Мәгълүм ки, Башкортстан куәт оешмалары Раушан әфәнде яшәгән һәм төзүче булып эшләгән Октябрьский шәһәрендә, үзләре белдергәнчә, бер җинаятьчел төркем әгъзаларын тоткарлау максатында, киңкүләмле чаралар оештырган иде. Күрәсең, милиция хезмәткәрләре әле һаман да шул чараны республика буйлап дәвам итә.
Хастаханәдән чыккач, Раушан Гатиатуллин, гаделлек юллап, Җәзалауларга каршы төбәкара комитетның Башкортстан вәкиллегенә мөрәҗәгать итә. Хәзер бу комитет вәкилләре Раушан әфәнде белән булган хәлне җентекле тикшерә башлаган.
“Азатлык” хәбәрчесе Әлшәй районына шалтыратып Раушан Гатиатуллин белән элемтәгә чыкты. “Әле миңа карата басым юк, без милиция хезмәткәрләре өстеннән прокуратурага мөрәҗәгать иттек. Алар җинаять эше ачкан”, - диде ул.
Башкортстан Эчке эшләр министрлыгында бу сәер вакыйга буенча аңлатмалар бирергә ашыкмыйлар. Анда бу хәлләр буенча тикшерү эшләре дәвам итүен генә әйтәләр. Әгәр милиция хезмәткәрләренең гаебе расланса, аларга ун елга кадәр төрмә җәзасы яный.
Милиционерларга бәйле җәнҗаллар әледән-әле кабатланып тора Башкортстанда. Әле быел гына милиция хезмәткәрләре бер студентны айныткычка алып баргач каты кыйнап, умыртка баганасын сындырган иде. Ә инде 2004 елда республиканың Благовещен шәһәрендә милиция һәм ОМОН көчләренең 350ләп кешене тукмаулары хакында бар илгә мәгълүм булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot