news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Хәбетдинова: Яшьләргә сәхнәләрне бирсәк, безнең мәдәниятнең киләчәге булачак

11 сентябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында композитор Эльмира Галимова татар халкының тарихи вакыйгалары һәм эпосларына нигезләнгән, «Йөрәккә якын әсәрләр» дип исемләнгән концертын тәкъдим итте. Тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова концертка карата, татар мәдәниятенең киләчәгенә карата үз фикерен белдерде.

Миләүшә Хәбетдинова: Яшьләргә сәхнәләрне бирсәк, безнең мәдәниятнең киләчәге булачак
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Бу кичәне мин дулкынланып көттем. Безнең татар яшь композиторларның иҗатларын һәрвакыт күзәтеп барам, киләчәк турында уйланам. Һәр концертка барам, үземнең музыкаль белемем булмаса да, консерваториянең татар мәдәниятенә керткән өлешен күзәтәм.

Бу концерт программасында иң көтеп алган әсәр – «Кол Шәриф». Тиздән без Сөмбел Кыямованы Болгарда зур сәхнәдә күрербез дип өметләнәм. Безнең бөек каһарманыбыз Кол Шәриф турында әсәр, зур горурлык белән, тарихи урыннарда яңгырар дип. Аның текстын, бик зур осталык белән, бөек галимебез, доктор Фәрит Яхин язган. Эльмира татар музыкасының традициясенә, безнең үзенчәлекле мелоска таянып, бу партияләрне тудырган. Мин әсәрне икенче тапкыр тыңлыйм, күңелдә бары тик горурлык хисе генә уяна, яза алабыз без татар операсын! Аның үзенең тамашачысы бар, ничек кабул иттеләр бүген бу музыкаль партияләрнең өзекләрен, сокланырлык!

Тагын бер яраткан әсәрем кыл-кубыз өчен язылган «Чатыр-тау». Бу әсәрне минем Марсель Галиевның «Чатыр-тау» турында поэмасы белән синтезда күрәсем килә. «Чатыр-тау» – безнең өчен Эверест. Үзебезнең милли географиядә биеклекнең бер ноктасы. Ул татар халык фольклорын тирән белгәнгә күрә, милли музыкаль аһәңнәр белән үзенчәлекле көйләр иҗат итә белә. Болар – татар халкы өчен якын әсәрләр. Мин бик шат халкыбызда Эльмира кебек композитор булганына. Бик шат, безнең шундый көчле җырчылар булганына. Безнең консерваториягә рәхмәт, алар нинди шәхесләр тәрбиялиләр, күрә белергә кирәк. Яшьләргә оркестрларны, сәхнәләрне бирсәк, безнең музыканың, мәдәниятебезнең киләчәге булачак, ди ул.

Эльмира Галимованың концерты турындагы фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100