news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Хәбетдинова: «Ядәч» киносы безне яңадан моңга кайтарды

Миләүшә Хәбетдинова: «Ядәч» киносы безне яңадан моңга кайтарды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Филология институтында «Халык музыкасын җыюның актуаль мәсьәләләре» дип аталган түгәрәк өстәл барышында әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова кинода, спектакльләрдә милли көйләрне куллануның кирәклеге турында әйтте.

«Байбулат Батулла төшергән «Ядәч» киносы «җимерек» җырлардан яшьләрне арындырып, безне яңадан моңга кайтарды», – диде ул.

«Безнең мәдәният соңгы вакытта грантка бәйле рәвештә алга бара. Грантны отучылар бөтен әйберне матур итеп язалар: «милли мәдәниятне беренче урынга куябыз», «гореф-гадәтне күрсәтәбез» диләр, ләкин нәтиҗәдә без халык җыры урынына танымаслык стилизация ишетәбез. Соңгы рәвештә халык үз мәдәниятен якларга үзе күтәрелде», – ди әдәбият белгече.

Мисал өчен, Миләүшә Хабетдинова «Микулай» киносын һәм Казан белән Әлмәттә куелган «Микулай» спектаклен китерде. «Мәсәлән, ни өчен спектакль куйганда тавыш чыкмады? Чөнки театрлар музыка, керәшен җыры белгече Геннадий Макаров белән эшләде. Шуңа күрә, ул спектакльләр камил килеп чыкты һәм халык аны кабул итте, чөнки халык җаны аваздаш булды бу җырларга», - дип билгеләде ул.

«Икенче мисал, «Микулай» киносы. Аның максаты итеп керәшен мәдәниятен таныту куелган иде. Мин керәшеннәрнең музыка белгечләреннән дә, фольклорчыларыннан да «Кинода яңгыраган җырларны таныдыгызмы?» дип сорадым. Ләкин «Нинди җыр?» дип әйткәндә, «Бәрмәнчек»нең җитәкчесе дә миңа ике җырны әйтте дә сораудан качты. Халык ул җырны башкармый, димәк, бу җыр халыкка яңадан кереп китә алмады», - дип, тәмамлады Миләүшә Хабетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100